Намаздан сон багышлау татар теленд

Намаздан сон багышлау татар теленд?

Әрвахлар — мәрхүм булганнарга — дога багышлау тәртибе.

«Фатиха» сүрәсен укырга:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

«Ихләс» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде.»

«Фәләкъ» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде»

«Ән-Нәс» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс.»

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин.»

(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе (четверг) кичендә-җомга (пятница) көнендә (тәһарәтләнеп) укырга тырышыгыз).

Источник

Ничек дога кылып багышларга?

Намаздан сон багышлау татар теленд. 1466589604. Намаздан сон багышлау татар теленд фото. Намаздан сон багышлау татар теленд-1466589604. картинка Намаздан сон багышлау татар теленд. картинка 1466589604. Әрвахлар — мәрхүм булганнарга — дога багышлау тәртибе.

Әй, Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңне һәм ризалыгыңны өмет итеп укылган сүрәләрне, аятьләрне, зекер һәм салаватларны киң рәхмәтең белән кабул ит. Укылган зекерләрдән хасил булган әҗер-савапларны сөекле хәбибең Мөхәммәд (с.г.в.) рухына һәм атабыз Адәм һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән барлык пәйгамбәрләрнең, пәйгамбәрләр артыннан ияргән дусларының, бөтен әүлияләрнең һәм изгеләрнең рухына ирештер. Шулай ук газиз әти-әниләребезнең, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, җиде буыныбыздан алып җитмеш буыныбызга кадәр булган барлык мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухларына ирештер. Йә, Раббым, бәлки, хәзерге минутларда кара туфрак юрганы астында яткан мәрхүмнәр дөньясында сыкранып: «Әй, Раббым, миңа дога кылучы булмас микән», — дип бездән дога өмет иткән барча әрвахларның рухына ирештер.

Әй, Раббым, шулай ук хаслап кылган (фәлән фәләннең улы яки кызы дип исемнәрен әйтү) догамны кабул итеп, барчасының рухларына ирештер, гөнаһларын гафу ит, изгелекләрен кабул ит, хисапларын җиңел ит, каберләрен нурлы ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Укылган зекерләрдән хасил булган әҗер-савапларны рухи ризык итеп ирештер, рухларын туклыклы ит, бездән разый ит, кыямәт көненә кадәр тыныч ятуларын насыйп ит.
Әй, Раббым, безнең дә үзебез белеп тә, белми дә эшләгән гөнаһларыбызны гафу кыл. Калган гомерләребезне, көн һәм төннәребезне гөнаһсыз үткәрергә, тәүбәле булып яшәргә насыйп ит. Бөтен нәрсәне, хәтта күңелләребездәге фикерләрне белеп торучы Раббым, бөтен игелекләребезне кабул ит. Дөньяда калган гомерләребезне мөмкин кадәр, көчебездән килгән кадәр изгелектә, игелектә үткәрергә насыйп ит.

Әлхәмделилла, безне хәзерге вакытта мөселман иттең, соңгы сулышыбызга кадәр мөселман булып яшәргә, «Ләәә иләәһә иллаллааһ Мөхәммәдү расуллүллаһ», дип җаныбызны үзеңә тапшырырга, «Ләәә иләәһә иллаллааһ», дип караңгы гүр ишекләрен ачып керергә насыйп ит. Ахирәт дөньясында безгә мәңгелек җәннәтеңне, рәхмәтеңне һәм ризалыгыңны бүләк ит. Әй, рәхмәтле Раббым, бу дөньяда гомер иткән вакытыбызда үзебезне, хәләл җефетләребезне, якын туганнарыбызны, дусларыбызны, авылларыбызны, шәһәрләребезне, йортларыбызны, милләтебезне, дәүләтебезне төрле бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән, ыгы-зыгы фетнәләрдән, сугышлардан сакла. «Әлхәмделилла» дигән сүзләребез хөрмәтенә төзегән йортларыбызны башларыбызга ишмә, көчебез җитмәгән сынаулар белән сынама. Әй Раббым, биргән хәер-сәдакала-рыбызны, ике дөнья өчен теләгән, кылган догаларыбызны киң рәхмәтең белән кабул ит. Амин!

Тагы бер дога:

Укыган Коръәнемне, ягъни Коръән сүрәләрен багышладым фәлән улы яки кызы фәлән … рухына, шулай ук кадерле әнкәйләребез-әткәйләребезнең, әби-бабайларыбызның, якын туганнарыбызның, ватан сугышларында, чит илләрдә вафат булып, шәһид булып ятып калган кардәшләребезнең һәм башка бездән дога көтеп ятучы зираттагы әрвахларның рухларына. Йә, Раббем, үзеңнең рәхмәтең белән ошбу укыган догаларыбызны, кимчелекләрен гафу итеп, киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.

Әллаһүммә салли галә Мөхәммәдин вә галә әли мөхәммәдинввә сәллим. Аллаһүммәҗгалил-коръәнә ләнә фиддүньйә рахәтә ввә филкабри мунисә ввә иләл-җәннәти рафика ввә галәннари ситра ввә хаҗабә.

Әллаһүммә бәллигъ сәвабә һазиһил кыйраәтил могаззомәти илә рухи сәййидинә вә нәбийй-инә Мөхәммәдин ввә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Вә илә әрвахи җәмигыйл әнбийәи вәл мөрсәлим. Вә илә әрвахи җәмигыйль әткыйаэй, вәссалахаэй, вәшшөһдаэй, вәззөһадаэй.

Вә илә әрвахи җәмигыйл мөэмининә вәл-мөэминати, вәлмөслиминә вәлмөслимәти, әлъәхыйаэн мииһөм вэль әмвати бирахмәтикә йә, әрхәмәр-рахимин. Әллаһү әкбәр.

Источник

Намаздан сон багышлау татар теленд?

“Күпме сукыр кешеләр бар, ләкин алар бармаклары белән генә булса да, Коръәнне укырга тырышалар. Күпме аяксыз кешеләр бар, алар мәчеткә йөрергә бик өметләнеп торалар, ләкин бара алмыйлар. Күпме саңгырау кешеләр бар, алар Коръәни-Кәримне бик тыңлар иделәр, ләкин ишетмиләр. Әлеге кешеләрнең Аллаһы каршында әйтер сүзләре булыр, чөнки аларның берәр кимчелекләре бар. «Ә без сезнең белән нәрсә әйтербез икән?!” дип “Өмет” газетасында язылып чыккан. Хак сүзләр, уйланырлык сүзләр.

Намазны укымас өчен, мәчетләргә йөрмәс өчен нинди генә сәбәпләр тапмыйбыз. Әйе, беркемне дә көчләп гыйбадәт юлына бастыра алмыйбыз. Әмма, үзен мөселман дип таныган кеше дөньялыкта намазларын укырга бурычлы. Без бөтенебез дә шуны яхшы белергә тиешбез: Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә иң беренче итеп намаз уку турында сораячак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә болай дигән:

Тәһарәтләнеп, ниятләп, Кыйбла тарафына карап, чын күңелдән намазларыңны башкарып чыксаң, ниндидер илаһи көч аласың, үзең җиңеләеп, күңелләрең тынычлана, сафлана. Чөнки намаздан соң, Аллаһы Тәгаләдән гөналарыңны ярлыкавын, намаздагы булган ниндидер хаталарны кичерүен сорап дога кылабыз. Шулай ук вафат булган ата-бабаларыңа, кыз һәм ир туганнарыңа дога кылу үзе бер бик зур савап. Мәрхүм-мәрхүмәләр рухына догалар ирешеп, алар шатланышалар.

Намаздан соң, догалар укыгач, әниләргә шушы теләкләрне теләргә кирәк:

Йа, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Миңа, балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуны насыйп ит! Кальбемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларыма изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, минем балаларымнан һәм миннән риза бул.

Йа, Раббым! Миңа хәерле сәламәтлек бир, бары тик сәламәт булганда гына мин гаиләмә файдалы була алам. Минем балаларыма карата булган яратуым, шәфкатем, игътибарым белән аларда да миңа карата ярату һәм хөрмәт, ихтирам уят.

Балаларымның күңелләрен рәнҗетмичә, хисләрен саф итеп саклап калу өчен, балаларыма карата гадел һәм тигез карашта булуымны насыйп ит. Балаларыбыз һәрвакыт күзләребезнең нуры булсын.

Йа, Раббым! Рәхмәтең белән ир-егетләребезгә иманлы, чиста нәселдән булган, мөселман хатыннар насыйп ит. Кызларыбызга иманлы, күркәм, әхлаклы, гаиләләрен кайгыртучан, бала һәм хатын хакларын үтәүче мөселман ирләр бир. Йа, Раббым!

Рәхмәтең белән кыямәт көненә кадәр нәселебезне тугры юлда тот. Кешеләр арасында газиз, күркәм колларың булырга насыйп ит.

Әхлак һәм нәсел сафлыгыбызны сакла. Кыямәт көнендә балаларыбызны безнең өчен шәфәгатьче ит, аларның шәфәгатьләрен кабул ит.

Йа, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе! Бөтен нәрсә синең рәхмәтең белән була. Догаларымны кабул ит! Амин! Йа, Раббым! Син һәр барлыкка ризык бирүче! Рәхмәтең белән балаларымны хәләл ризык белән туендыручы, матди һәм мәгънәви нәрсәләрдә хәләл белән хәрамны аеруны насыйп ит.

Һа, Раббым! Син – Гыйлем бирүче! Балаларымда файдалы гыйлем алырга теләк уят, аларны хәерле гамәлләр кылырга сәләтле ит. Начарлык һәм явызлык таратучылар белән бергә булудан куркуны тәрбиялә! Аларны бозык, начар сүзләр, гайбәт сөйләүләрдән сакла. Начар үрнәк алып, тугры юлдан тайпылудан сакла.

Балаларыма яхшы үрнәк булуны насыйп ит. Балаларымның хаталарын дөрес төзәтергә, адашулардан сакларга ярдәм ит. Йа, Раббым! Син – Гафу итүче! Үзеңнең рәхмәтең белән балаларымның тормышына уңышлар бир, ачлык, хәерчелек хәлләреннән сакла. Аларга мәңгелек бәхеткә ирешү кирәк булган һәр нәрсәне бир. Белеп кылган, белмичә кылган гөнаһларын гафу ит, мәрхәмәт ит. Ялгышкан, адашкан вакытларында күкрәкләрен тәүбәгә юнәлт.

Аллаһы Тәгаләм, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм начарлыктан, пычрак нәрсәләрдән, яман кешеләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр амәнәттә имин кыл.

Йа, Раббым! Рахман һәм Рәхим булган Аллаһым!

Балаларым өчен сөенү шатлыгы бир. Аларны тормышыма ямь-тәм бирүче, картлыгымда таянычларым ит, кадер-хөрмәтләрен күрергә насыйп ит. Кыямәт көненә кадәр имин нәселдә булуларын бир.

Йа, Раббым! Син – Бар итүче һәм барлыкларыңны саклаучы!

Балаларымны күз тиюдән, сихер-бозым зәхмәтеннән, саңгыраулыктан, сукырлыктан, телсезлектән, акылсызлыктан, бәла-казалардан, авыр хасталардан сакла. Аларны ялкаулыктан, саранлыктан, тар һәм каты күңелле булудан, башка начар холыклардан сакла. Ике дөнья бәхетенә ирештер аларны, мәрхәмәтең белән аларны җәһәннәм утыннан коткар.

Бөтен нәрсә Синең рәхмәтең белән була! Догаларымны кабул ит. Амин!

Барысын да түгел, үзегезгә кирәкләрен сайлап алып, хөрмәтле әниләр, балаларыгыз өчен дога укып, теләкләр теләгез.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *