Намаздан сон укыла торган дога

Намазның гамәлләре, укыла торган сүрәләр һәм догалар

Намаздан сон укыла торган дога. 74285 1398258280. Намаздан сон укыла торган дога фото. Намаздан сон укыла торган дога-74285 1398258280. картинка Намаздан сон укыла торган дога. картинка 74285 1398258280. Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Һәр намазның беренче рәкәгате түбәндәге гамәлләрдән тора:

1. Тәкбир әйтеп (“Аллаһу Әкбәр”) кулларны күтәрү.

2. Кыям – намаз вакытында басып тору.

3. Кыйраәт – намаз вакытында Коръән уку.

4. Рөкүгъ – намазда билгә тикле баш ию.

5. Каумә ‒ рөкүгътан тураеп басу һәм бераз басып тору.

7. Ике сәҗдә арасында утырып тору.

Икенче рәкәгатьтә өстәмә гамәл барлыкка килә – кагъдә. Кагъдә – икенче сәҗдәдән соң утырып тору һәм махсус дога – “Әт-тәхият” (“тәшәххүд”) догасын уку.

Һәр намазның соңгы рәкәгатендә тагы бер хәрәкәт – сәлам бирү өстәлә. Сәлам – башны башта уңга, аннан соң сулга борып, ике якка да «Әссәләму галәйкүм вә рахмәтуллаһ» сүзләрен әйтү.

1. Иртәнге намаз 4 рәкәгатьтән тора: 2 сөннәт, 2 фарыз.

2. Өйлә намазы 10 рәкәгатьтән тора: 4 сөннәт, 4 фарыз, 2 сөннәт.

3. Икенде намазы 4 рәкәгать фарыздан тора:

4. Ахшам намазы 5 рәкәгатьтән тора: 3 фарыз, 2 сөннәт.

5. Ястү намазы 6 рәкәгатьтән тора: 4 фарыз, 2 сөннәт.

Намазның гамәлләре

Аяк табаннары арасында 4 бармак киңлегендә буш ара калырлык итеп Кыйблага карап басырга, күзләрне сәҗдә урынына юнәлтергә. Ният кылабыз: «Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәтен укырга ниятләдем».

«Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп, тәкбир кылырга. Ирләр уч төпләрен кыйблага каратып, баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җиткәнче кулларын күтәрә. Хатыннар уч төпләрен кыйблага каратып, бармаклары кушылган хәлдә, бармак очлары иңбашы биеклегендә булырлык итеп кулларын күтәрә. Ирләр уң кулларын сул кулы өстенә куеп, уң кулның чәнти һәм баш бармагы белән сул кулны беләзеге турысыннан боҗралап тоталар. Шул рәвешле тоташкан хәлдә кулларны кендек астына төшереп куялар. Хатыннар исә уң куллары сул кул өстендә булган хәлдә кулларын күкрәкләренә куялар. Ирләрдән аермалы буларак, хатыннар сул кулларын уң кулның бармаклары белән боҗралап тотмый. Шул рәвешле сез кыямда саналасыз. Кыямда килеш «Сәнә» догасын, «Әгузү бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм бүтән бер сүрәне рәттән укырга.

«Сәнә» догасы:

Сөбъхәәнәкәл-лааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәс- мүкә вә тәгәәләә җәддүкә вә ләәә иләәһә гайрүк («Аллаһым! Син һәртөрле кимчелектән өстенсең, бөтен мактаулар Сиңа, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр, вә Синнән башка илаһ юк, Синнән башкаларга гыйбадәт кылмыйбыз».)

Шуннан соң “әгузү”не һәм “бисмилләһ”не әйтәбез: Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. («Аллаһның рәхмәтеннән ерак булган шайтаннан сакланып Аллаһка сыенамын. Бу дөньяда һәркемгә дә шәфкатьле, ә Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе ахирәттә исә мөэминнәргә генә рәхимле булган Аллаһның исеме белән»).

Аннан соң «Фәтихә» («Әлхәм».дип тә атыйлар) сүрәсен укыйбыз: Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмиин. Әр-рахмәәнир- рахиим. Мәәлики-йәүмид-диин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәс-сырааталь-мүстәкыйм. Сырааталь- ләз̣иинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль-мәгдууби гәләйһим үәләд-дааааааллиин. Әмин. («Бөтен галәмнәрнең Тәрбиячесе, Раббысы Аллаһка мактаулар булсын! Ул – мәрхәмәтле, рәхимле. Җәза көненең (Ахирәтнең) Хуҗасы. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга күндер. Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер»).

Аннан соң Коръәннән тагы бер өстәмә сүрә укыйбыз. “Ихлас” сүрәсе: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һувәллааһу ахәд. Аллааһус-самәд. Ләм йәлид вә ләм йүләд. Вә ләм йәкүллүһу күфувән әхәд. (“Әйт: Ул – Аллаһ Бер, Аллаһ – Мәңгелек. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм беркем Аңа тиң түгел”).

«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә, ягъни рөкүгъка китәргә, һәм шул хәлдә өч тапкыр әйтергә: Сөбхәәнә раббийәл-гәз̣ыйм. («Олуг Раббымны пакь дип беләм»).

Рөкүгътан тураеп басканда шул сүзләр әйтелә: Сәмигәл-лааһу лимән хәмидәһ («Аллаһы Тәгалә Үзен мактаган кешенең мактавын ишетә»).

Тураеп баскач әйтелә: Раббәнәә ләкәл-хәмд («Әй Раббыбыз, һәрбер мактау Сиңа гына тиеш»).

Сәҗдә – җиргә тикле иелү. «Аллаһү әкбәр» дип әйтеп, башта тезләрне, аннары кулларны, аннан соң маңгай белән борынны идәнгә тидерергә; бу вакытта баш куллар арасында була, аяклар җирдән аерылмый, күзләр борынга карый. Шул хәлдә түбәндәге сүзләр 3 тапкыр кабатлап әйтелә: Сөбхәәнә раббийәл-әгъләә («Бөек булучы Раббымны пакь дип беләм».)

«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп, маңгайны җирдән аерырга һәм тезләнеп утырырга. Куллар тезләргә куела, күз карашы үз алдыңа юнәлгән. Берничә секунд утырганнан соң, «Аллаһү Әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәгә кителә һәм 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтелә. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән (икенче рәкәгатьне кылыр өчен) торып басырга һәм кыямда булган хәлдә кулларны берләштереп кендек астына төшерергә (ирләр) яки күкрәк өстенә (хатыннар) куярга. Шул рәвешле беренче рәкәгать тәмамлана.

Икенче рәкәгать беренчесе кебек үк кылына, бары “Сөбхәнәкә” догасы укылмый, “әгүзе” әйтелми. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз.Куллар тез Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе өстендә, күз карашы үз алдыңда (тезләргә карыйбыз). Шушылай утырган килеш рәттән «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә» догалары укыла:

— Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт. Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтул-лааһи үә бәракәәтүһ. Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдил- ләәһиссаалихиин. Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ («Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә – һәркайсы Аллаһы Тәгалә өчен. Әй Пәйгамбәребез, Сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе»).

— Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм- мәҗиид («Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син мактаулы һәм олуг зат. Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син — мактаулы һәм олуг зат»).

— «Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр» («Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла»).

— Сәлам бирү. Элек башны уңга борып, аннан соң сулга борып (күз карашы иң башына юнәлгән), ике тапкырында да сәлам әйтергә: Әс-саләмү галәйкүм вә рәхмәтүллаһ («Сезгә Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын»)

Моннан соң кулларны күтәреп бу дога укыла: Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәс-сәләәмү тәбәәрактә йәә з̣әл-җәләәли үәл-икраам («Йә Рабби, Син һәрбер бәладән саклаучы һәм тынычлык Синнән генә. Син – мөбарәк Зат, әй олуглык һәм хөрмәт Иясе Аллаһ».)

Шуның белән 2 рәкәгатьле намаз тәмам була.

4 рәкагатьтән торган намазлар уку тәртибе:

а) 4 рәкагатьтән торган фарыз намаз:

1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Беренче утыру: Әт-тәхият.

3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.

4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.

Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.

б) 4 рәкагатьле сөннәт намазлар:

1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Беренче утыру: Әт-тәхият.

3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.

Сөннәт намазмын фарыз намазыннан 3 һәм 4 рәкагатьләрдә Фатиха сүрәсеннән өстәмә сүрә укылуы белән аерыла.

Источник

Намаздан сон укыла торган дога

Һәрбер гыйбәдәтнең башкару әдәбе булган кебек дога кылуның да үз әдәбе бар. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәтеп калдырган кагыйдәләргә тукталыйк.

Сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) бу турыда шулай кисәтте: “Үзегезне, балаларыгызны, малыгызны беркайчан да каргамагыз. Чөнки Аллаһу Тәгаләнең догаларны кабул иткән чагына туры килеп аларның кабул булуы мөмкин”. (Мөслим).

Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) болай кисәтте : “Әй кешеләр, үзегезгә кыенлык китермәгез, чөнки сез ишетмәгән, ерактагы заттан сорамыйсыз, бәлки Ишетүче, кырыгызда сезгә бик якын булучы Затка мөрәҗәгать итәсез”. (Бохари).

Хәдис: “Дога кылсагыз ихласлык белән, чын йөрәктән аның кабуллыгына ышанып кылыгыз. Аллаһу Тәгалә гафил йөрәктән чыккан доганы кабул итми”. (Тирмизи).

Бәла-казадан котылу өчен ачкычлар.

Бәла-казалардан, авырудан, кыенлыктан котылу өчен кайбер догалар бирәбез. Башында һәм ахырында Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкер, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйткәннән соң түбәндәгеләрне укырга мөмкин.

“ӘстәгъфируллааһәльГаҙыыймәлләҙии ләәәә иләәһә иллә Һүвәль- Хәййүль- Каййүүмү үә әтүүбү Иләйһи”. (3 кабат) (әстәгъфируллааһә- Аллаһның гафу итүен сорыймын; әлләҙии-шул Зат; ләәәә иләәһә- юк иләһ, табына торган зат; илләә Һүвә- Аннан башка; Әль-Хәййү- Тере Булучы; Әль-Каййүүмү – Мәңге Булучы, Куәтле; вә әтүүбү- тәүбә кыламын; Иләйһи – Аңа, Аның алдында).

Догалар кабул булсын өчен бу ачкычларның берсен генә дә, яисә бер ничәсен, яисә бөтенесен укырга була. Әмма тәүбә догасын һәр вакыт кушарга тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) “Әстәгъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи” дип иртәле-кичле йөзәр кат тәүбә кылуны гадәткә кертергә өйрәтеп калдырган.

Шифа сорап Аллаһка ялвару үрнәге.

Адәм баласы нинди генә авыруга тарыса да, шифа сорап Аллаһка ялварырга, күп догалар кылырга, догадан ялыкмаска тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәткән ысуллар: тмин, кыст-әль-һинди, хельба, бал белән, хиҗама ясау һәм шулай ук табиплар тәгаенләгән дарулар белән дә дәваланырга мөмкин. Әмма шифаны бары тик Аллаһу Тәгалә бирүен онытмаска кирәк. Бөтен ысуллар бары тик Ул теләсә генә ярдәм итә, шифа бирә ала. Шуңа да иң тәүдә Аннан шифалар, ярдәмнәр сорарга. Гәзит укучыларыбызга шифа сорап дога кылу үрнәген бирәбез.

Дога

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Әллааһуммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.

Әй мәрхәмәтле Раббым! Бу авыруны миңа син бирдең, шифасын да бары тик синнән генә сорыйм. Аны гөнаһларым гафу ителеүгә сәбәп ит, бөтен гөнаһларымны гафу ит. Әгәр гомерем бетеп, ахирәткә күчә калсам,“Ләәәә иләәһә илләллааһ” сүзләре белән, гөнаһларым гафу ителгән хәлдә Үз каршыңа кайтырга насыйп ит, мөселман хәлемдә җанымны ал.

Йәә Шәәфии! Йәә Әллааһ! Әй шифа бирүче Аллааһ! Кулларымны күтәреп Синең ярдәмеңне сорыймын. Шушы авыруыма шифаларыңны бир! (3 кат).

Әй мәрхәмәтле Раббым! Миңа сәламәтлек бир. Авыруымнан терелеп Үзең кушкан гамәлләрне үтәргә, Ислам динендә йәшәргә насыйп ит. Хәерле, бәракәтле, озын гомер бир, ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен насыйп әйлә. Әәмиин.

Әлхәмдүлилләәһи Раббиль-гәәләмиин. Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.

Авырган чакта “Ләәәә иләәһә илләллааһ” зикерен даими кабатларга һәм туктаганда “Йәә Раббым, Берсең, Барсың, Синнән башка табыныр Зат юк, ярдәмнәреңне, шифаларыңны бир” дип тәмамларга мөмкин. Бу-иң бөек зикер, кешене Аллаһу Тәгаләгә якынайта, догалар кабул булуга сәбәп була.

Саклану өчен калкан

Авырудан, кешеләрдән һәм җеннәрдән булган зыян һәм зарардан саклану өчен “Аятуль-Курси” аятен, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып йөрергә. Иртәнге намаздан соң һәм йокларга ятканда шуларны укып кулга өрергә һәм бөтен тәнне һәм ята торган җирне сыпырырга кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) саклану өчен шулай ук ике кыска дога өйрәтте. Шуларны сезгә тәкъдим итәбез.

(Әгүүҙү- сыенамын; бикәлимәәтилләәһи- Аллаһның сүзләре белән; әттәммәәти- камил булган; мин шәрри- зыяныннан; мәә- нәрсәләрне; халәҡа- Ул яралтты, юктан бар кылды;). Мәгънәви тәрҗемәсе: “Ул яралткан бөтен нәрсәләрнең зыяныннан Аллаһуның камил сүзләре белән Аңа сыенамын”. Бу доганы да кояш чыкканчы һәм кояш баегач өчәр кат укырга. Һәр бер яңа урынга баргач, бинага кергәндә, кайда да булса тукталганда укыган кешегә бу урынннан киткәнче бернинди дә зыян килми. Бу кешеләрдән һәм җеннәрдән килгән зыянга да, вирусларга да кагыла.

Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Источник

Намаздан сон укыла торган дога

Әрвахлар — мәрхүм булганнарга — дога багышлау тәртибе.

«Фатиха» сүрәсен укырга:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

«Ихләс» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде.»

«Фәләкъ» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде»

«Ән-Нәс» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс.»

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин.»

(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе (четверг) кичендә-җомга (пятница) көнендә (тәһарәтләнеп) укырга тырышыгыз).

Источник

Дуа и зикр-тасбих по завершению намаза (ВИДЕО)

Одним из основных элементов пятикратной молитвы считается поминание Аллаха (зикр и тасбих/тазбих). Его совершение после намазов является сунной.

Отметим, что верующий вправе поминать своего Создателя в любое время суток, но в первую очередь это следует делать по окончании намаза. В отличие от классической молитвы, для тасбиха наличие омовения (вуду) не обязательно, а желательно.

Достоинства тасбиха

Со слов Абу Хурайры сообщается, что Пророк Мухаммад (с.г.в.) наставлял: «Тому, кто после намаза по 33 раза будет повторять слова “Пречист Аллах”, “Хвала Всевышнему” и “Аллах Вели́к”, а после произнесёт: “Нет бога, кроме Аллаха, у Которого отсутствуют сотоварищи. Ему всё могущество и хвала. Он может совершить всякую вещь” (“Ля иляхя иляЛлаху вахдяху ля шярикя лях, ляхуль-мульк уа ляхуль-хамд уа хуа аля кули шайин кадир”) будут стёрты грехи, даже если их будет как пены в море» (Муслим).

Как делать тасбих после намаза

К тасбиху во время пятикратной молитвы допустимо приступить как сразу же после фард-намаза, так и после прочтения сунната. При этом не имеет значения, будете ли вы делать его в индивидуальном порядке, или же коллективно. Порядок совершения детально представлен на видео и описан далее по тексту.

Существует мнение, что во время ночной молитвы (иша) этот ритуал желательно выполнить до витр-намаза. Во время Священного месяца Рамазан в ночное время зикр-тасбих обычно делают после чтения таравиха.

Перед началом самого тасбиха, оставаясь в сидячем положении после молитвы, мы произносим своего рода вступление с таким текстом:

Аллахумма салли ва салим аля сайидина Мухаммад. СубханАллахи уаль-хмадулиЛляхи уа ля иляхя иляЛлаху уаЛлаху Акбар. Уа ля хауля уа ля кувата ил-ля билляхиль-‘алийиль-азыйм.

Перевод: «О, Аллах! Благослови Мухаммада и его семейство. Пречист Аллах и вечно далёк Он от любых недостатков. Вся хвала принадлежит Всевышнему. Нет другого истинного Бога, кроме Аллаха. И Аллах Вели́к»

Агузу бил-ляхи миняш-шайтанир-раджим. Бисмилляхир-Рахманир-Рахиим. Аллаху ля иляхя иля Ху аль-Хаюль-Каюм. Ля та хузух-синату ва ля наум. Ляху ма фис-самавати уа ма филь-ард. Ман заллязий яшфагу, индяху илля би изни. Ягляму ма бяйна айдихим уа мя хальфяхум уа ля йухитуна би-шайм-мин гильмихи илля би ма ша. Уасига курсиюху самауати уаль-ард, уа ля явдуху хифзухумя, уа хуаль алиюль азыйм (2:255)

Перевод смысла: «Аллах – нет божества, кроме Него, Живого, Поддерживающего жизнь. Им не овладевают ни дремота, ни сон. Ему принадлежит то, что на небесах, и то, что на земле. Кто станет заступаться перед Ним без Его дозволения? Он знает их будущее и прошлое. Они постигают из Его знания только то, что Он пожелает. Его Престол объемлет небеса и землю, и не тяготит Его оберегание их. Он – Возвышенный, Великий».

СадакаЛлахуль-Азыйм. Бисмилляхир-Рахманир-Рахиим. Зуль-Джаляли СубханАллах

Перевод: «Аллах изрекает истину. Именем Аллаха, Милостивого и Милосердного. Обладатель Величия, Пречистый Аллах»

Повторяем «Субханаллах» 33 раза (при этом можно использовать чётки или их аналоги, чтобы не сбиться со счёта), и говорим:

Зуль-камали АльхмадулиЛлях

Перевод: «Обладатель Совершенства, Хвала Ему»

Повторяем зикр «АльхамдулиЛлях» 33 раза, после чего произносим:

Зуль-Кудрати Аллаху Акбар

Перевод: «Обладатель Силы (Мощи) – Аллах Вели́к!»

Повторяем «Аллаху Акбар» 33 раза и продолжаем следующей молитвенной формулой:

Ля иляхя иляЛлаху, Мухаммаду Расулюллах. Ля иляхя иляЛлаху уахда-ху ля шярикя лях. Ляхуль-мульку, уа ляхуль-хамду, Йухйи уа юмит. Уа хуа хайюн ля йамут би йадихиль хаир уа хуа аль кули шайин кадир.

Перевод: «Нет другого истинного Бога, кроме Аллаха. Единственного, не имеющего сотоварищей. Вся власть и вся хвала принадлежат Ему, и Он может сотворить всякую вещь».

Потом мы произносим Дуа-тасбих:

Агузу билляхи минаш-шайтанир-раджиим. Бисмилляхир-рахманир-рахиим. Альхамдулиллях, Альхмадулиллях, Альхмадулилляхи Раббиль-Галямин. Ас-саляту уас-саляму аля сайидина Мухаммадин уа аял алихи уа сахбихи аджмаин. Аллахумма! Инни агузу бика мин газаби джаханнама, уа мин азабиль-кабри, уа мин фитнатиль-махья уаль-мамати, уа мин шарри фитнатиль-масихид-даджаль. Астагфируллах, Астагфируллах, Астагфируллахуль-лязи ля иляхя иля Ху аль-Хайюль-Кайюм уа атубу иляйх. Рабби-гфир уа-рхам уа анта хайру-рахимиин.

Затем приветствуется также обратиться к Всевышнему с мольбой произвольного содержания (например, с просьбой даровать лучшей участи умершим родным и близким), после чего следует дуа «Раббана»:

Раббяня этиня фид-дунья хасянятан уа филь-ахырати хасянятан, уа кыйна газабяннар (2:201)

Перевод: «Господь наш! Даруй нам добро в этом мире и добро в Заключительной жизни, и убереги нас от мучений в Огне».

В конце проговариваем:

Бирахматика йа Архамар-Рахимин

Перевод: «О Аллах! Милостивый из милостивых».

На этом намаз полностью завершён. Мусульманин может встать и продолжить заниматься своими мирскими делами.

Понравился материал? Отправь его братьям и сестрам по вере и получи саваб!

Источник

Войдите в ОК

НАМАЗДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР.

سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ وَتَبَارَكَ اسْمُكَ وَتَعَالٰى جَدُّكَ وَ لآ إِلٰهَ غَيْرُكَ

«Сүбхәәнәкәллааһүммә үә бихәмдикә үә тәбәәракә смүкә үә тәгәәләә җәддүкә (үә җәллә сәнәәәүкә) үә ләәә иләәһә гайрук».

«Аллаһым! Синең пакьлегеңне һәм мактаулыгыңны беләм. Синең исемең мөбарәк һәм дәрәҗәң олугъ. Синнән башка һичбер илаһ юк».

اَلتَّحِيَّاتُ لِلّٰهِ وَالصَّلَوَاتُ وَالطَّيِّبَاتُ اَلسَّـلاَمُ عَلَيْكَ اَيُّهَا النَّبِىُّ وَرَحْمَةُ اللّٰهِ وَبَرَكَاتُهُ السَّـلَامُ عَلَيْنَا وَعَلٰى عِبَادِاللّٰهِ الصَّالِحِيِنَ أَشْهَدُ أَنْ لآ إِلٰهَ إِلاَّ اللّٰهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

«Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үә-с саләүәәтү үәт-таййибәәт. Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһә-н нәбиййү үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдилләәһи-с саалихиин. Әшһәдү әл ләәә иләәһә илләллааһ үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ».

«Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә һәркайсы Аллаһ Тәгалә өчен. Әй, Пәйгамбәребез, сиңа Аллаһ Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәтләре булсын. Шулай ук сәлам безгә һәм Аллаһ Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Шаһитлек бирәм, һичшиксез, Аллаһ Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк һәм Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһ Тәгаләнең колы һәм илчесе».

اَللّٰهُمَّ صَلِّ عَلٰى مُحَمَّدٍ وَ عَلٰى اٰلِ مُحَمَّدٍ كَمَا صَلَّيْتَ عَلٰى إِبْرَاهِيمَ وَ عَلٰى اٰلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ
اَللّٰهُمَّ بَارِكْ عَلٰى مُحَمَّدٍ وَ عَلَى اٰلِ مُحَمَّدٍ كَمَا بَارَكْتَ عَلٰى ِإِبْرَاهِيمَ وَ عَلٰى اٰلِ ِإِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ

«Аллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдиү үә гәләәә әәли Мүхаммәд. Кәмәә салләйтә гәләәә Ибрааһиимә үә гәләәә әәли Ибрааһим. Иннәкә хәмиидүм мәҗиид».

«Йә, Аллаһым! Ибраһим галәйһиссәламгә һәм аның әһеленә салават ирештергәнең кебек, Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның әһеленә дә салават иреш- тер! Шиксез, Син мактаулы һәм олугсың».

«Аллаһүммә бәәрик галәә Мүхәммәдиү үә гәләәә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәракьтә гәләәә Ибрааһиимә үә гәләәә әәли Ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм мәҗиид»

«Йә, Аллаһым! Ибраһим галәйһиссәламгә һәм аның әһеленә бәрәкәт ирештергәнең кебек, Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның әһеленә дә бәрәкәт бир! Шиксез, Син мактаулы һәм олугсың».

رَبَّنَا اٰتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَ فِي اْلآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

«Раббәнәәә әәтинәә фи-д дүньйәә хәсәнәтәү үә фи- ль әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбә-н нәәр».

«Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм Җәһәннәм утыннан безне сакла».

اَللَّهُمَّ إِنَّا نَسْتَعِينُكَ وَ نَسْتَغْفِرُكَ وَ نَسْتَهْدِيكَ وَ نُؤْمِنُ بِكَ وَ نَتُوبُ إِلَيْكَ وَ نَتَوَكَّلُ عَلَيْكَ وَ نُثْنِى عَلَيْكَ الْخَيْرَ كُلَّهُ نَشْكُرُكَ وَ لاَ نَكْفُرُكَ وَ نَخْلَعُ وَ نَتْرُكُ مَنْ يَفْجُرُكَ

«Аллааһүммә иннәә нәстәгиинүкә үә нәстәгъфирукә үә нәстәһдиикә үә нүьминү бикә үә нәтүүбү иләйкә үә нәтәүәккәлү гәләйкә үә нүснии гәләйкә- ль хайра күлләһүү нәшкүрукә үә ләә нәкфүрукә үә нахъләгү үә нәтрукү мәй йәфҗүрукь».

«Йә, Аллаһым! Һичшиксез, без Синнән ярдәм көтәбез һәм Синнән гөнаһларыбызны ярлыкавыңны сорыйбыз. Һәм Сиңа инанабыз һәм тәвәккәл кылып һәрбер эшләребезне Сиңа тапшырабыз. Сине мактый- быз, Сиңа шөкер кылабыз, көферлек кылмыйбыз. Сиңа гөнаһ кыла торган кешеләрне ташлыйбыз».

«Аллааһүммә иййәәкә нәгьбүдү үә ләкә нүсаллии үә нәсҗүдү үә иләәйкә нәсьгәә үә нахфид. Нәрҗүү рахмәтәкә үә нәхъшәә гәзәәбәкь. Иннә гәзәәбәкә би- ль күффәәри мүльхикъ».

«Йә, Аллаһым! Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синең өчен генә намаз укыйбыз, сәҗдә кылабыз һәм, гыйбадәт кылып, Сиңа якын булырга тырышабыз. Рәхмәтеңне өмет итәбез, газабыңнан куркабыз. Һичшиксез, Синең газабың имансыз кешеләргә генә ирешүчедер».

,, АЗАННАН СОҢ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА,,

Хәзрәти Җәбир (Аллаһ аннан риза булсын!) Аллаһ Расүле салләллаһу галәйһи үәсәлләмнең әйткәннәрен тапшырган: «Азан ишеткәч, шушы доганы укыган кешегә кыямәт көнендә шәфәгатем вәҗиб булыр:

اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التّامَّةِ وَالصَّلاَةِ القَائِمَةِ آتِ مُحَمَّدَا نِ الوَسِيلَةَ وَالْفَضِيلَةَ وَابْعَثْهُ مَقَاماً مَحْمُودَا نِ الَّذِي وَعَدْتَهُ

«Аллаһүммә Раббә һазиһи-д дәгьүәти-т тәәәммәти үә-с саләәти-л каааимәһ. Әәти Мүхәммәдәни-ль үәсииләтә үә-ль фәдыйләтә үәд-дәраҗәтә-ль-гәәлийәтә- р-рафиигаһ. Үәбгасһү мәкаамәм-мәхмүүдәни-лләзии үәгадтәһ»

«Аллаһым! Шушы барлык чакыруның һәм кылы- на торган намазның Раббысы! Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үәсәлләмгә ярдәмне һәм артылыкны, югары һәм өстен булган дәрәҗәне, фазыйләтне бир. Аны үзенә вәгъдә ит. Мәхмүд дәрәҗәләренә ирештер»

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *