Нияз акмал янгырдан сон китабы

Чын шагыйрь иде (Нияз Акмал турында) (ФОТО)

Сүз егәрен йөгәнли белү тылсымы – тумыштан бирелгән бәхетедер.Шигырьләре аша мин аның йөз-кыяфәтен, күз карашын, холык-фигылен, күңел тибрәнеше ритмнарын тоям.Әдәбиятта, сәнгатьтәхакбәяне Вакыт бирә, дияргә яратабыз. Чынбарлыкта исә, вакытка сылтамыйча да, югары кимәлгә җиткән сәнгатьлелекне тоябыз, сизәбез бит: әсәрнең җене бармы, җаны бармы әсәрнең?! Бар икән – димәк, дога камиллегенә ирешкән сүзләр үрелеше вакыт хасиятеннән өстен биеклектә.

«Сарман» җыры – шушы планетада
Өзмәс-куймас сагыну җыры ул.
Нияз Акмал

Ул – чын шагыйрь иде.

Туган телебезнең сыгылмалы байлыгын күңел бизмәнендә йөртеп, бу кырыс яшәештән матурлык, соклану, ачыну, уй-гамь тойгыларын чумырып алып, олы мәгънәләр таба белүендә аның Шәрекъкә хас борынгыдан килгән акынлык чалымнары бар.

Ул – илһамлы мизгелендә асмани катлардан Ходай пышылдаганны ишетә белгән сирәк шагыйрьләребездән иде. Чагыштырып карасаң, черки томшыгы чаклы гына фикер аулап, сүз чытырманлыгында өметсез чәбәләнгән шагыйрь кебекләр бихисап бездә. Ә ул – шигырь аланнарын киереп, изүен ачып, рәхәт җилдереп барган иркен сулышлы сүз остасы, сүз зәркәне иде.

Үз даирәдәгеләребез белән әңгәмә корганда искә төшерәбез дә. Һәркем күңеленнән аңа кагылышлы хатирәләрен барлый башлый. Кемдер бәгыреннән өзеп, әйтеп куя:

– Их, иртә китте. Нинди шәп шагыйрь иде бит!

Нияз Рәшит улы Акмалов 1954 елның 14 февралендә Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Быел аңа 60 яшь тулган булыр иде. Бер караганда, аны 60 яшьтә итеп күз алдына да китереп булмый. Кайберәүләр кебек ул иңенә ясалма олыгаю йөге салып, рухын бөгеп йөрмәде, ничек бар – шулай, табигый эчкерсезлегенә хыянәт итмичә, гел шулай яшь, шаян холыклы шагыйрь булып каласы иде дә бит. Замандашларының хәтеренә күчеп, ул шулай яши дә.

Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, ул төрле газета-журналларда эшләде. Кенәзләргә хас фамилияле бу егет белән миңа Бауман урамындагы «Ачык-китап» – нәшрият бинасында бер чорда эшләргә туры килде. Икебез дә икенче катта. Мин – Язучылар берлегендә, ул – Китап сөючеләр җәмгыятендә. Көнгә ничә тапкырлар очрашып, тәрәзә төбендә тәмәкедәшләр булып, фикергә-фикер, төтенгә-төтен кушып, күпме гәп корганбыздыр. Әмма ул, яшь шагыйрь буларак, «ә»гә «җә» дип кенә тормый. Үзе – эчкерсез, юаш та кебек, кайчакта «керпеләнеп» тә ала.

Саф шигырь генә сулап яшәгән әкә – яшьләрнең мэтры – Мөдәррис Әгъләмов та аны танырга мәҗбүр, безне дә узып китәргә мөмкин бит бу чукынчык, дигәндәй сагаебрак караса да, әдәбиятта төркемнәргә кушылып йөрмәгән бу ялгыз талантны санлый, чын шигърияткә омтылышына дәрт биреп, үсендереп тора иде.

Туган телебезнең бай хәзинәле, тәмле, каймаклы төбәгендә туып үскән егет, әлбәттә, «Сарман җыры» поэмасын язмыйча кала алмый иде. Бәгырьләргә кергән бу җыр аша ул татарның үткән юлларын урый: горурлана да, әрни дә, үзен шушы җыр ургылып чыккан төбәкнең хуҗасы итеп тә тоя.

Кайда татар – сагыну җыры шунда,
Кайда сагыну – «Сарман» шул якта.

. Җыры барда – халык мәңгелек тә,
Халкы барда – «Сарман» мәңгелек.

Инде акыннарга хас хикмәти тел белән яза белгәнен раслап, әдәбиятта ышаныч казангач, Нияз Акмал төрле жанрларда (проза, публицистика, балалар өчен маҗаралы язмалар) үзенә генә хас табышларын матбугатта укучылар хөкеменә чыгарды.

Кайчакларда ул кырысрак та булып ала, турысын бәреп әйтә, әмма гаделлек кысаларыннан чыкмый. Андый чакта мин болай дип шаярта идем:

– Их, Нияз дус, әткәң 63 чакрым уңгарак тарткан булса, син Сарманда түгел, ә Азнакайда туып, бөтенләй икенче кеше буласы идең бит, дим. Ул кайчакта көлә, кайчакта:

– Синең көнгә калудан Ходай саклаган, – дип куйган була.

Соңгы елларда гел шулай булды – күрешергә дип кулын сузганда:

– Беләм, әйтмә. 63 чакрым уңгарак кирәк булган, – дип үзе дә елмая, мине дә көләргә мәҗбүр итә иде.

Нияз Акмал һәрчак үзәктә булды. Тыңлый белә, хәлеңә керә белә. Корама телле күпме кулъязмаларны рәткә китереп, күпме вакытын, күз нурын сарыф иткәндер ул. Аксак телле каләмчеләрнең рәхмәте гел бер нәрсәгә кайтып кала. Нияз Акмал инде табынның күрке булып утырырга ярата. Саҗидә Сөләйманова, Кадыйр Сибгатуллиннарның шигырьләрен яттан сөйли башласа, әсәренеп, тын каласың. Әнә шулай, үзенә каратып, самавырны екканчы «сәйдәшләнеп» утыра иде ул. «Кадер» сүзен шигыренә дә әнә ничек кадерләп керткән бит:

Кадер барда күңел, әй, җылына,
Кадер юктан күңел күшегә.
Кадерлем, дип әйтсә иде дөнья
Кадерләрлек һәрбер кешегә.

Көндәлек матбугатта чыккан бер шигырьне укып, олы тәэсирләр кичергән, әмма авторының Нияз Акмал икәнен еллар үткәч кенә белә алган каләмдәшебез – Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рәмзия Габделхакованың язмасыннан кайбер өзекләр китерик:

«Шатлыгымның чиге-чамасы юк. Шул ук кичне сөенә-сөенә китапханәгә йөгерәм. Нияз Акмалның китапларын күтәреп кайтып, төне буе укыйм. Минем өчен ифрат гүзәл яңа дөнья ачыла.

. Ахыр чиктә мин Нияз Акмалга хат язарга булдым. Ничә еллар буе мине елаткан-уйлаткан, күңелемне юаткан шул шигыре өчен Шагыйремә рәхмәт әйтәсем килде.

Мин аннан җавап килер дип көтмәгән идем. Ләкин ул язды. Аның хатын алгач, үземне күкнең җиденче катында итеп тойдым. Шигырьләре кебек үк җылы, ягымлы иде ул хат:

Сезнең хатны алып укыгач, мин бик шатландым. Ул хат миндә яңадан да язу теләкләрен уятты. Чөнки күп көннәр гел башка авторларның язмасын әзерләп, гәзит мәшәкатьләре белән уза, үз шигырьләремә вакыт калмый.

Мин шигырьне аңлый алган, аңлый белгән кешеләрне бу дөньяда сирәк күрдем. Кайчандыр шулай, «Яшь ленинчы»да эшләгән чакта бугай, бер командировкага баргач, урта мәктәпне тәмамлаган укучылар мине район үзәгенә кадәр озата барган иде. Алар кичен шигырь кичәсендә булган икән. Шигырьнең кирәклеген, кадерен юл буе сүз белән түгел, гамәл белән аңлаттылар: шигырь укып баруымны сорадылар.

Менә Сездән хат алдым да әнә шул балаларны искә төшердем. Шигырь ул – чын йөрәктән чыккан шигырь – безнең өчен, шул яшәү мәгънәсен уйлаган кешеләр өчен бик кирәк икән бит!

Хат язуыгыз өчен дә, шигъри җанлы кеше булуыгыз өчен дә бик зур рәхмәт!»

2006 елда, сөекле шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманованың юбилеен үткәреп йөргән көннәрдә, без икебез дә, «Рухият» фондының кызыксындыру бүләгенә лаек булган идек, чәчәкләр күтәреп, сәхнәдә янәшә басып тордык. Бу – минем өчен чиксез горурлык. Әдәбият мәйданына миннән 20 ел алдан килгән, үткен, талантлы каләме белән гомере буе татар әдәбиятына, матбугатына хезмәт иткән Нияз Акмал да шат кебек иде.

Вафатыннан соң басылган хушлашу сүзләреннән укып кына белдем: әлеге кызыксындыру премиясе аның үз гомерендә алган иң тәүге бүләге булган, башка бернинди мактаулы исеме, дәрәҗәле бүләге юк та икән бит. »

Нияз Акмал – әдәбиятыбызның төрле жанрларында мәйдан тота алган олы каләм иясе. Прозада ул лирик повесть-хикәяләр иҗат итте, фантастик әсәр язып та шаккатырды, сатира-юморда да үткен каләм иясе икәнен раслады. Төрле композиторлар аның шигырьләренә онытылмас көйләр яздылар. «Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны», «Тик бер генә карадың син миңа» җырлары әле дә халык күңелендә моңын җуймый яши бирә.

Шулай иҗат белән яшәгән шагыйребез Нияз Акмал Ходайның бер бирмеш көнендә. 2007 елның 11 августында вафат булды. Үлеменең сәбәбе (олыгаю яшенә җитә алмаган бик күп әдипләргә хас булганча) серле томанга өретелгән. Шул томанны тарата алмыйча гаҗизләнгәндә, бу кырыс дөньяга нинди матур уйлар белән килгән шагыйрьнең үз күңел язмасын тыңлап юаныч алыйк әле:

«. Менә шулай, мичтә янган учакка карап, сугыш турында сөйли, бездә фикерләү тойгысы уята иде әткәй. Аның сөйләгәннәренең тәэсире булдымы икән, сигезенче сыйныфта укыганда, мин «Ярлар һәм яралар» дип исемләнгән поэма яздым, аны Сарман район газетасында бастырып чыгардым. Бу поэма мине районга танытты. Аннан соң әле «Такташка җавап» исемле поэма да язып бастырдым мин район газетасында. Әмма бала чакта язылган шигырьләремнең берсен дә мин соңыннан чыккан җыентыкларыма кертмәдем. Бу, мөгаен, Казанга укырга килгәч, шагыйрьләр белән ныклап аралашкач, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов кебек дусларымны тапкач, Саҗидә Сөләйманова кебек шагыйрәнең иҗатын яратып өлгергәч, шигърияткә булган таләпләрем кинәттән үзгәреп-артып китүдән булгандыр. Ә Такташка, Тукайга мин соңрак килдем. Аларга мәхәббәтне миндә кечкенәдән үк әнкәй тәрбияләде. Әнкәй аларны яттан белә иде. Ул аларны ятламый, әмма яттан белә иде. Аның бу гадәте (бәлки сыйфатыдыр) миңа да күчте. Әнкәй өчен Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Алиш – имән баганалар иде. Әнкәй минем район газетасында чыккан шигырьләремне укып бара, мактап та куя, әмма. шагыйрь булырымны күз алдына да китерми! Ул бик күп еллар узгач, бик картайгач, үзе дә шигырьләр яза башлагач кына, мине шагыйрь һәм язучы итеп таныды. Бу минем өчен иң зур бәһа иде!»

Нияз акмал янгырдан сон китабы. 1(747). Нияз акмал янгырдан сон китабы фото. Нияз акмал янгырдан сон китабы-1(747). картинка Нияз акмал янгырдан сон китабы. картинка 1(747). Сүз егәрен йөгәнли белү тылсымы – тумыштан бирелгән бәхетедер.Шигырьләре аша мин аның йөз-кыяфәтен, күз карашын, холык-фигылен, күңел тибрәнеше ритмнарын тоям.Әдәбиятта, сәнгатьтәхакбәяне Вакыт бирә, дияргә яратабыз. Чынбарлыкта исә, вакытка сылтамыйча да, югары кимәлгә җиткән сәнгатьлелекне тоябыз, сизәбез бит: әсәрнең җене бармы, җаны бармы әсәрнең?! Бар икән – димәк, дога камиллегенә ирешкән сүзләр үрелеше вакыт хасиятеннән өстен биеклектә.

Шагыйрь «Матбугат йорты» балконыннан шигырь сөйли. Туксанынчы – милли күтәрелеш еллары.

Нияз акмал янгырдан сон китабы. 2(385). Нияз акмал янгырдан сон китабы фото. Нияз акмал янгырдан сон китабы-2(385). картинка Нияз акмал янгырдан сон китабы. картинка 2(385). Сүз егәрен йөгәнли белү тылсымы – тумыштан бирелгән бәхетедер.Шигырьләре аша мин аның йөз-кыяфәтен, күз карашын, холык-фигылен, күңел тибрәнеше ритмнарын тоям.Әдәбиятта, сәнгатьтәхакбәяне Вакыт бирә, дияргә яратабыз. Чынбарлыкта исә, вакытка сылтамыйча да, югары кимәлгә җиткән сәнгатьлелекне тоябыз, сизәбез бит: әсәрнең җене бармы, җаны бармы әсәрнең?! Бар икән – димәк, дога камиллегенә ирешкән сүзләр үрелеше вакыт хасиятеннән өстен биеклектә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия бирү тантанасында. Сулдан уңга: Марсель Галиев, Илсөяр Ихсанова, Флёра Гыйззәтуллина, Равил Фәйзуллин, Рәмзия Габделхакова, Нияз Акмал

Нияз акмал янгырдан сон китабы. 3(251). Нияз акмал янгырдан сон китабы фото. Нияз акмал янгырдан сон китабы-3(251). картинка Нияз акмал янгырдан сон китабы. картинка 3(251). Сүз егәрен йөгәнли белү тылсымы – тумыштан бирелгән бәхетедер.Шигырьләре аша мин аның йөз-кыяфәтен, күз карашын, холык-фигылен, күңел тибрәнеше ритмнарын тоям.Әдәбиятта, сәнгатьтәхакбәяне Вакыт бирә, дияргә яратабыз. Чынбарлыкта исә, вакытка сылтамыйча да, югары кимәлгә җиткән сәнгатьлелекне тоябыз, сизәбез бит: әсәрнең җене бармы, җаны бармы әсәрнең?! Бар икән – димәк, дога камиллегенә ирешкән сүзләр үрелеше вакыт хасиятеннән өстен биеклектә.

Нәкый Исәнбәт һәм Мәхмүт Хәсәнов «Яшь Ленинчыда» кунакта. Н.Акмал беренче рәттә сулдан беренче. 1984 ел

Источник

Нияз АКМАЛ: КИЛДЕ-КИТТЕ КЕШЕ ТҮГЕЛ БЕЗ.

Нияз акмал янгырдан сон китабы. 788ff92e9a59aeb146ed681b6c832028 XL. Нияз акмал янгырдан сон китабы фото. Нияз акмал янгырдан сон китабы-788ff92e9a59aeb146ed681b6c832028 XL. картинка Нияз акмал янгырдан сон китабы. картинка 788ff92e9a59aeb146ed681b6c832028 XL. Сүз егәрен йөгәнли белү тылсымы – тумыштан бирелгән бәхетедер.Шигырьләре аша мин аның йөз-кыяфәтен, күз карашын, холык-фигылен, күңел тибрәнеше ритмнарын тоям.Әдәбиятта, сәнгатьтәхакбәяне Вакыт бирә, дияргә яратабыз. Чынбарлыкта исә, вакытка сылтамыйча да, югары кимәлгә җиткән сәнгатьлелекне тоябыз, сизәбез бит: әсәрнең җене бармы, җаны бармы әсәрнең?! Бар икән – димәк, дога камиллегенә ирешкән сүзләр үрелеше вакыт хасиятеннән өстен биеклектә.

Тамчы тама

Табигатьтә сүзгә саранлык юк,
Тыңлый белсәң, сөйли тынлык та;
Миңа гына әйтер сүзләрен ул
Сөйләмәс шул инде мин юкта.

И баллана сулап алыр сулыш,
И аллана офык өсләре!
Акка гына һәм карага гына
Бүлмик әле шушы төсләрне.

Агарырмы дөнья, каралырмы?
Юа алырмы дөнья күз яшен?
Тамчы тамсын, җил сызгырып куйсын
Һәм сиздереп куйсын:
мин яшим.

Күңел

Акыл гына үсә бара, диләр,
Ә чынлыкта исә алай түгел.
Таш астыннан гөл аралап йөри,
Эзләп йөри һаман безнең күңел.

Кадер

Кадерлем, дип әйтә алсак иде
Кадерләрлек һәрбер кешегә.
Кешеләрдән күңел җылынып китә,
Кешеләрдән күңел күшегә.

Мал югалса, болай үкенмәмен,
Дан югалса, болай үкенмәм.
Җуелып калган һәрбер өмет белән
Көн җылысы китә бу көннән.

Кадерсезнең изге җаны булып,
Әрәм-шәрәм йөри күп байлык.
Кешеләргә кадер кимегәндә,
Арта торгандыр ул сукбайлык.

Мин бик беләм: кеше булганнарның
Һәр кешедә, диләр, эше бар.
Эзәрлекләп түгел, эзләп кенә
Яши белсен иде кешеләр.

Кадер барда күңел, әй, җылына,
Кадер юктан күңел күшегә.
Кадерлем, дип әйтсә иде дөнья
Кадерләрлек һәрбер кешегә.

Аңлашыла бара

Кичә мулласын сүгеп кинәнгәннәр
Бүген баш орып Алласына бара.
Аңлашыла бара, җәмәгать,
Анысы да аңлашыла бара!

Кичә чәчәген имеп корыткан корт
Бүген үрмәләп алмасына бара.
Аңлашыла бара, җәмәгать,
Барысы да аңлашыла бара!

Дөнья бит ул! Аңлау кирәк, һәрхәлдә!
Алласызлар арадан шыла бара.
Аңлашыла бара, җәмәгать,
Аңлашыла бара.

Дәрвишләр

Мең елдан да ут кермичә калган
Авылларга кергән дәрвишләр.
Хәбәрләрнең төрлеләрен йөрткән
Алар кулындагы һәр биштәр.

Халык өчен юлга чыккан ирне
Авыл начар каршы аламы?!
Хәлдән килгән кадәр тиендергән,
Киендергән авыл аларны.

Күпме ирләр элек юлга чыккан,
Изге мәлдә сәгать суккач та.
Бездә алар сукбай булыр иде,
Басу капкасыннан чыккач та.

Шул сукбайлык. Үзәкләргә үтте,
Җан өшетте шушы сукбайлык.
Сукбайлары артып киткән илдә
Әрәм-шәрәм йөри күп байлык.

Хыялларым минем шундый матур,
Уйларым да, беләм, бик күркәм.
Дәрвиш булып чыгып китәр идем,
Сукбайлыктан ләкин бик куркам.

Тотабыз да тотынабыз кайчак,
Алдыбызда ята дәү эшләр.
Эшләр бик күп, асыл ирләр шактый,
Тик. дәрвишләр җитми,
Дәрвишләр.

Кабынам да сүнәм

Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм,
Абынам да сүгәм, абынам да сүгәм.

Яңа кием фарыз яңа заманага!
Хәерчегә шатлык: ямаулыгы яңа.

Ахшам вакытында көтү куалармы?!
Ахыр заман җиткәч, кабат туалармы?!

Иң беренче догам, иң беренче сүрәм:
Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм.

Күптән инде.

Күптән инде җылы яңгырларга
Кочакларны җәеп кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.

Күптән инде язгы күкрәүләрдә
Ярга ятып учак яккан юк.
Күптән инде, күптән югалткан юк,
Күптән инде, күптән тапкан юк.

Бураннарда күптән адашкан юк,
Давылларга күптән тарган юк.
Күптән инде, күптән саргайган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.

Күптән инде янып ашыккан юк,
Мең үкенеп соңга калган юк.
Бер сокланып тыңлар дөреслек юк,
Бер ышанып тыңлар ялган юк.

Күптән инде күзләремне тутырып
Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим, диеп яши торгач,
Күз тидердем мәллә үземә?!

Талант

Бик күпләрнең кайгысын ул бүлеште,
Бик күпләрнең җан хәсрәтен таратты.
Үз кайгысын сөйләмәде.
Әйттеләр:
«Кайгысы юк, шуңа күрә талантлы. »

Аш табагы уртак иде табында,
Күз йомганчы бушаттылар табакны.
Аңа гына бер йотым да калмады,
Һәм әйттеләр:
«Түзәр, ул бит талантлы. »

Көн-төн ләззәт алган чакта башкалар,
Ул бер тапкыр, соңга калып яратты.
Күпме үгет такты аңа дуслары,
Дошманнары күпме гайбәт таратты?!

Нәкъ шәм кебек соңгы чиктә сүнде ул,
Сүнгәндә дә яктылыгын таратты.
Аш табагы уртак иде табында,
Табындашлар уртаклашты табакны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Сөембикә», Фәния Сәетгәрәева). Нияз Акмал сүзләренә Фәрит Хатыйпов көй язган бу җыр Нәфкать Нигъмәтуллин башкаруында Башкортстан радиосыннан еш яңгырый. Һәм ул мине ерак яшьлегемә — Казанда укып йөргән елларыма чакыра… Мин җырга буйсынып, яшьлегемә кайтам…

Икәү бергә йөргән сукмакларда

Яфрак күмде безнең эзләрне,

Яфракларның төсе үзгәрмәде,

Яфракларның төсе үзгәрмәде,

Синнән башка көзләр үзгәрде.

…Университетка укырга керүчеләрне студентлыкка кабул итү кичәсе үткәрү матур гадәткә әйләнгән иде. Бу кичәгә татар бүлегендә укучылар да, татар журналистикасы студентлары да, гомумән, әдәбиятны, шигъриятне яратучылар килә. Укырга яңа керүчеләр ниндирәк икән, сәләтле яшьләр бармы? Яңа студентлар белән танышудан бигрәк, үзенә күрә бер сынау шикелле кичә иде ул. Мин шунда бер шигырь сөйләгән идем:

Чәчәк җыя бер кыз тугайда,

Моң-зарларын сөйли тургайга.

Тыңлый тургай аны таң калып, –

Әллә хисләр уртак булганга…

Җыелучыларның гөрләтеп кул чапканы, залда ниндидер шаулы дулкын үткәне хәтердә калган. Таралышканда бергә басып торган берничә егетнең миңа: «Сереңне безнең белән дә уртаклаш әле», — дип сүз кушканын да хәтерлим. Тик аларның йөзләрен дә, үзләрен дә дулкынланган күңелем отып калмады.

Тулай торакта мин ул вакытта журналистика бүлегендә укучы, хәзер танылган шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән күрше бүлмәдә яшәдем. Ул мине сеңлесе кебек үз күреп, киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Бүгенге көнгәчә аңа рәхмәтлемен. Һәм нәкъ менә аның аша минем белән сер бүлешергә теләгән теге егетләр белән таныштым. Алар Фәйрүзә кебек үк журналистика бүлегендә укыйлар икән: Альберт Һадиев, Рашат Мифтахов һәм Нияз Акмалов. Өч дус. Инде өчесе дә бакыйлыкка күчте… Урыннары оҗмахта булсын.

Ул елларда әдәбиятка, шигърияткә тартылу бик көчле иде. Бауман урамындагы Тукай клубында үткәрелгән һәр әдәби кичәгә ашкынып бардык. Шул кичәләрнең берсеннән Нияз белән без бергә кайттык… Ул миңа юл буе шигырь укыды. Үзенекен генә түгел, Мөдәррис Әгъләм, Кадыйр Сибгатуллин, Зөлфәт һәм башкаларныкын. Яттан! Хәтеренең яхшылыгына шаккатып, йотлыгып тыңладым.

Ул көнне йомшак кына кар ява иде. Нияз көйли-көйли бер шигырен укыды:

Казан каласында кар ява,

Шәһри Казан моңлы нурга чумган

Мамык шәлләренә төренеп…

Мин бу шигырьне аның җыентыкларында очратмадым. Соңыннан энесе Нәсим аркылы белдем: ул чыннан да җырга әйләнгән. Аңа Рөстәм Яхин көй язып, Айдар Фәйзрахманов башкаруында ул Татарстан радиосы фондында саклана икән. Бик мәслихәт!

Гомумән, Нияз белән очрашкан саен бер-беребезгә шигырь укый идек. Аның уенда, җанында шигырьдән башка нәрсәгә урын юк иде бугай. Кайчак башында өзек-өзек фикерләр туса, язып куюымны сорый иде. Чөнки мин — студент, кулымда һәрчак дәфтәр-каләмле букчам… Аңа ияреп мин дә шигырь укыган булам. Башкортстаннан булгач, туганнарымны, әнкәй-әткәйне нык сагына идем. Шунда әнкәй турындагы бер шигыремне укыгач, Нияз: «Сат әле шул шигыреңдәге бер фикереңне», — дип шаккаттырган иде. Ул: «Шатлыклардан елар өчен / Бармы яшең, әнкәй?!» дигән җөмлә иде…

Ниязның һәр сүзе, һәр фикере шигъри иде, һәм һәрберсе — яңалык, ачыш! Ул башкалардагы шундый ачышларга да ихлас сөенер иде. Күңелен кырганнарга исә шигъри юллар белән җаваплар:

Әйбәт булды инде, әйбәт булды,

Кайберләргә бер биш көнлек гайбәт булды.

Бу — аның яраткан гыйбарәсе. Аннары: «Иң беренче эш итеп, сана мине кеше итеп…» — дигән җөмләне еш куллана иде. Ул аны соңыннан бик матур шигырьгә әйләндергән:

уйларымны белергә теләп.

Карыйсың җанны өшетеп

кемнәрдәндер гайбәт ишетеп.

иң беренче эш итеп

сана мине кеше итеп…

Нияз җәяү йөрергә ярата иде. Нәкъ менә җәяү йөргәндә яза иде ул күп шигырьләрен. Каләм белән дәфтәргә түгел, ә хәтеренә.

Җәяү йөрим. Урам буйлап түгел,

Дөньяларны уйлап мин йөрим…

1976 елда университетны тәмамлагач, эшкә Балык Бистәсе районына, радионың җирле тапшырулар мөхәррире булып китте Нияз. Ул киткәч, урамнар бушап калгандай булды… Хатлар алыштык. Тик ул, нишләптер, бик сирәк яза иде. Бервакыт андагы газетада бастыру өчен миннән шигырьләр сорады. Кыенсынып кына берничә шигыремне җибәрдем. Һәм аның берсен, ул вакыттагы минем халәтемне аңлатканын, бастырып та чыгарды. Менә ул шигырь:

Сагынсын дип дәшмәвеңме,

Күрмисең шул яшьләремне, –

Сынсын, дипме, горурлыкны, –

Ә ул миңа торырлыкмы, –

Сабыр булсын, дипме әллә,

Син дәшмисең миңа әл дә,

Горурмын да, сабырмын да,

Ләкин шундый сагындым ла,

Берничә көннән шул шигырь өчен почта аша миңа бер сум гонорар да килеп төште. Бу 1977 ел иде…

Фәния белән Нияз исемнәрен бергә кушып, дуслар хәтта безгә яңа исем уйлап чыгарды: Фәнияз.

1976 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге яшь иҗатчылар семинары оештырды. Һәм Ниязның шигырьләре, хикәяләре шул семинарда уңай бәя алды. Иҗат мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан, өлкән әдипләр аңа Казанга күчеп килергә киңәш иттеләр. 1977 елның көзендә Нияз Казанга күчеп килде. Без аерылмас дусларга әйләндек. Кая гына барсак та — бергә! Нияз миңа үзенең мөнәсәбәтен белдереп шушы шигырьне укыды:

Җанда иде мең газабым,

Арган иде тәнем, җаным,

Җеназасын эзләп йөри иде бәхетем.

бу дөньяның җилен, карын.

Әгәр тойсам үз янымда

Шушы сүзне әйтә алган

Кеше барын… (1977 ел).

Безнең төркем университетта иң көчлеләрдән булды дисәм, башкалар үпкәләмәс. Флера Низамова, Фәез Зөлкарнәев, Нәҗип Исмәгыйлев, Галимҗан Гыйльманов, Нурия Сафиуллина, Нурания Мингалимова, Фәнүзә Зыязиева, Филүс Галләмовларның исемнәре Татарстанда гына түгел, читтә дә киң билгеле. Нияз безнең төркемне нык яратты. Флера, Фәезләр белән шигърият турында бәхәсләшеп хәлләре бетәр иде. Розалия Мухъянова, Фәезнең хәләле Иркә Әхмәтшина белән еш кына сүз көрәштерерләр иде. Шулай итеп, Нияз безнең төркемнең аерылмас бер кешесенә әверелде. Нинди генә бәйрәм, нинди генә чара булмасын — ул киңәше, гармунда уйнавы белән кичәләребезне бизи иде. Һәм, әлбәттә, аның шигырьләре барыбызга да тансык иде. Аеруча мәхәббәт турындагылары.

Борчу йөрер бу күңелдә

үзе белеп борчыладыр

Ник кирәк мондый карашлар

Ник кирәк мондый сагыш? —

Үтеп кит син. Күрмичә үт,

Син — бер ярның карлыгачы,

Мин — күптән бүтән ярда.

Башлап син бит ташлап киттең

Уртак кыябыз барда.

Син табындың бүтән ярга,

Ник бүген, җанны тетрәтеп,

Югалган табыш кебек үк

Бу сагыш миңа таныш.

Үтеп кит син, күрмичә үт —

Өченче курстан соң безнең төркемнең күп кенә кызлары «Девчата» дип исемләнгән төзелеш отряды белән җәй көне Татарстан районнарына эшкә барды. Хәтеремдә, ул көнне Нияз энесе Нәсим белән безне озатып калдылар. (Гомумән, Нияз энесен бик ярата иде, еш кына үз янында йөртә иде.) Шул озатудан соң Нияздан хат килеп төште. Шигъри хат.

Ургыла язмыш дәрьясы –

Дулкын өстендә — дулкын!

Нинди җилләр белән килде

безне аерган ул көн?

Төбәлеп калган карашлар

Безнең сөю — ялгыз җилкән…

Моңсу да, ямансу да.

Әллә миңа тоела бары,

әллә гел — кыйблалары:

Җилкәнне көтеп тора бит

Нинди җилләр белән килде? –

Дулкын өстендә — дулкын!

Сагышлы түгел, каргышлы

Безне аерган ул көн… (2.07.1977)

Нияз мине үзенең туганнары — Эльмира һәм Энҗе апалары белән таныштырды. Бер җәйдә туган ягына — Сарман районы Каташ-Каран авылына алып кайтты. Әти-әнисе, Нәҗип абыйсының гаиләсе белән таныштырды. Әтисе Рәшит абый математика укытучысы булса да, шигъри җанлы, шаян, җор сүзле иде. Җае туры килгәндә Ниязның әнисенә: «И Хәлимә, Хәлимә, ник кермисең хәлемә?» — дип шаяртыр иде. Оста умартачы иде. Кортлары күп. Төрле яктан бал ташыйлар. Әнисе Хәлимә апаның бакчасында нинди генә җимешләр юк. Мин ярдәм итү максатыннан карлыган җыярга чыктым. Шунда мине корт чакты. Аллергия булгандыр инде, битем, кулларым су тулган шеш белән капланды. Температурам күтәрелде. Әй күрсәгез аларның кайгырганын! «Кеше баласын харап итәбез бит, никләргә генә ул бакчага чыгардык икән!» — дип, табиб чакырдылар хәтта. Хәлем тиз яхшырды, тик мине алар башка бакчага чыгармады. Җыйган карлыганнарымнан, үзем белгәнчә, кайнатма ясадым, бик шатландылар. Ул җәйдә печән нык уңды. Сарман буйкайлары тугай, тугай… Нияз белән Нәсим печән чаба, мин җыйган булам. Печән чаба белми идем: безнең якларда тугай юк, кыр да кыр. Печәнне бик авырлык белән әллә кайларга барып әзерлиләр бездә. Акмаловларның берсе шигырь сөйли, икенчесе җырлый… Нәсим дә, абыйсы кебек баянда уйный, хәтта көйләр яза иде. Мин аларны Хәлимә апа төйнәп җибәргән ризык белән сыйлыйм. Кайткач: «Ашарыгызга җиттеме, сусамадыгызмы?» — дип сорагач, егетләр: «Фәния куян күчтәнәче итеп алып та кайтты әле», — диләр. Әти-әниләре сынап йөргәннәрдер инде, Ниязга соңыннан, уңган кыз, югалтма, дигәннәр.

…Әйе, югалтасы килмәде Ниязның мине. Университетны тәмамлагач, мине Казанда калдыру максатыннан эшкә Сарман районына җибәрүләрен сорап, юллама алды. Һәм дуслары аша ул юлламаны юкка чыгарды. Ул заманда юллама белән эшкә бару мәҗбүри иде бит. Шулай итеп мин Казанда калдым. 10 нчы интернат-мәктәпкә эшкә кердем. Нияз башта Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшләде. Иң яңа китаплар аның кулында иде. Үзе укыганнан соң миңа да тәкъдим итәр иде. 1979 елда «Яшь ленинчы» газетасына эшкә күчте. «Торгынлык еллары» дип аталган бу еллар — татар мәктәпләренә, татар теленә зур киртәләр куелган, зур басым ясалган чор. Менә шундый авыр бер чорда «Яшь ленинчы» газетасы, башка татар матбугаты органнары белән берлектә, туган тел өчен, татар мәктәпләре, рухи ныклык-хөрлек өчен чын-чынлап көрәш җәелдерде, Нияз да бу изге эшкә җаны-тәне белән кушылды.

Тик аның җаны тыныч түгел иде. Мәктәп елларында ук район газетасында «Ярлар һәм яралар», «Такташка җавап» исемле поэмалар белән беррәттән, «Сугыш тавы» дигән күләмле шигъри әсәр бастырып чыгарган шагыйрьнең шигырьләре, хикәя, хәтта повестьлары вакытлы матбугатта аз басылды, китап итеп чыгара алмады. Аның җанын шул телгәләде. Һәм, әлбәттә, бу гаделсезлеккә түзә алмады… Сынды. Бу сынуны мин дә күтәрә алмадым. Шул вакыттагы көчсезлегемә әле дә үкенеп бетә алмыйм. Нияз авылына ялга киткәч, ашык-пошык җыенып, качып дип әйтерлек, 1980 елның көзендә Башкортстанга кайтып киттем. Ниязга бөтенләйгә Казаннан китү турындагы хәбәремне вокзалга озатырга төшкәч кенә әйттем. Алданрак әйтсәм, җибәрмәс, дип, үзем дә кире уйлармын дип курыкканмындыр инде… Ниязның гасабиланып, бу хәлнең чынлыгына ышана алмый перронда басып калганы әле дә булса күз алдымда…

Хатлар алыштык. Һәр хаты саен — бәгырьләрне телә торган шигырьләр…

Син барында карлар ап-ак иде,

Әй каралды карлар син киткәч.

Вокзал хәтле вокзал өнсез калды,

Китәсеңне синең ишеткәч.

Мең тарафка безне таратып.

Мин дусларга уйнап кына әйттем,

Ә бит калдым чынлап яратып.

Шәлләреңне иңеңә салып җибәр,

Юл җилләре әгәр өшетсә.

Синең поезд кире борылыр иде,

Йөрәгемне минем ишетсә…

Каргыш итеп юрап әйттеңме син

Без хушлашып йөргән бер көндә:

«Мин яраткан кебек сине бүтән

Яраталмас, — диеп, — беркем дә».

Сине җуйган ул көннәрдән бирле

Күп исемнәр кергән хәтергә.

Мин базмамын ләкин беркемгә дә

Яратмадың диеп әйтергә.

Хәер… Барыбер… Нигә яшерергә?

Ни әйтсәм дә — минем иркемдә:

Син яраткан кебек яратмады

Бу дөньяда мине беркем дә…

Мин «Кызыл таң» газетасында эшләгәндә Нияз бер шәлкем шигырьләр җибәрде. Башкортлар да минем иҗат белән танышсын әле, дип. Ул шигырьләр арасында миңа багышланган, хәзер популяр җырга әйләнгән «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» шигыре дә бар иде.

…Берчак тулай торакның коменданты мине үз бүлмәсенә чакырды. Казаннан шалтыраталар, ди. Нияз… «Өйләнсәң, фатир бирәбез», дигәннәр икән. И-и-и, беркатлы шагыйрь! Кыз баладан шулай дип кияүгә чыгуын сорыйлармыни инде?! Мин, әлбәттә, риза булмадым. Фатир алыр өчен генә чакыра дип үртәлдем… Нияз өйләнде. Һәм безнең арада хатлар да озак кына туктап торды. Шулай да, Казанга сабакташлар белән очрашуга барганда группадашлар Ниязны да чакырганнар иде. Әйттем бит: ул безнең группа кешесенә әйләнгән иде дип. Нияз шунда бер рәссам ясаган карикатурасы белән менә бу шигырьне алып килгән иде.

Уйлап барган уем онытылды,

искә төште кинәт кемнәрдер.

Аларга да бәлки бу тулган ай

Мөлдерәмә булып күренәдер…

Ай тотылган төндә онытылган, әй, –

Бу тулган ай кайчан тотылган ай

исәбендә айлар, елларның?

Ул соң кайсы чатта?

Тулган айга карап барган чакта

күңелендә ниләр ул ярның?

Өзелеп-өзелеп, өзелеп кала бәгырь,

мин үзем дә бәлки кемнәргәдер

бик тә моңсу булып күренәмдер, –

Тулган айга карап күңелем тулды,

уйлап барган уем онытылды.

искә төште кинәт кемнәрдер…

Тик ул җыентыгына бераз үзгәртеп кертелгән. Беренче строфа үзгәрешсез калган. Икенче-өченчесе менә болай үзгәртелгән:

Тулган айдай моңлы чаклар булган

Иң якын яр. ул соң кайсы чатта?

Тулган айга карап баккан чакта

Күңелендә ниләр ул ярның?

Тулган аем! Мөлдерәмә аем!

Мин дә сиңа моңсу күренәмдер.

…Тулган айга карап күңелем тулды,

Күзләремә ачы яшь тыгылды,

Искә төште кинәт кемнәрдер…

Соңыннан бу шигырьгә ике композитор — Рәис Сафиуллин һәм Рамил Миндияр көй язды.

1986 елда Нияз Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче җыентыгы басылып чыкты. Ул җыентыкны Казанда китап кибетләреннән бик тиз алып бетергәннәр дип ишеттем. Үзеннән сорагач, соңгысын да бер танышым үтенеп алып китте дип көрсенде.

Гомумән, Ниязның бер генә җыентыгы да кибет киштәләрендә юк.

…Югалтуга килгәндә… Нияз «Мәдәни җомга» газетасында эшләгәндә миннән Башкортстан татарлары (артистлар, язучылар) турында мәкаләләр язуымны сорый иде. Озак еллар «Мәдәни җомга»ның актив авторы булдым. Беренче язмаларымнан соң оперативка вакытында газета мөхәррире: «Уфада бер шәп хәбәрчебез барлыкка килде, югалтмаска иде аны», — дигән. Шунда Нияз: «Их, мин аны күп еллар элек югалттым шул…» — дип көрсенгән дип әйттеләр.

Еллар үткәч, эшем буенча Казанга еш барырга туры килде. Тик Нияз белән сирәк очраша идек. Сабакташыбыз Фәиз Зөлкарнәй фаҗигале вафат булгач, аның хәтер кичәсендә очраштык. Ул тетрәндергеч шигырен укыды:

Алар әйтте: «Мондый кан кирәк», — дип,

Болар әйтте: «Андый кан кирәк!»

Дөрес, дуслар, мондый Кешеләр дә,

Мондый кан да Җирдә бик сирәк.

Кемдер әйтте: «Исән калыр иде,

Йөгереп барып әгәр кан бирсәк».

Ул чыннан да исән калыр иде,

Өр-яңадан әгәр җан өрсәк.

«Чабылмаган печәннәре калды…» —

Әтисе бит әйтте шулай дип.

Ул Иделне, Илне иркәләде,

Чынлап та бит, дуслар, шулай бит?!

Ниязны ташлап китүемә бик үкендем, дидем. Аеруча теге шигыре хәтеремне телгәли иде:

бу дөньяның җилен, карын.

Әгәр тойсам үз янымда

Шушы сүзне әйтә алган

Тик аны мин генә үзгәртә алмас идем. Аның үзенең шигыре дә бар бит:

Үз халәтем, үз хәлем.

Үз гадәтем, үз гамем.

Барысы да үз җанымда,

Тагын ничек үзгәрим?

Үз фикерем, үз башым.

Үз хәсрәтем, күз яшем.

Мин беренче кат яшим…

Ә хәзер Нияз Акмал безнең күңелләрдә, шигърият сөючеләр йөрәгендә, әдәбият дөньясында мәңге яшәячәк!

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *