Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение

Сочинение на тему : «Күркәм гаилә»

Күркәм гаилә. Күпме мәгънә һәм күпме җылы хисләр салынган бу сүзгә.Гаилә- ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Мин дә үземнең язмамны Мөслим районы Ташлыяр авылында гомер итүче, алты балага гомер бирүче Илмира һәм Азат Гафуровлар гаиләсенә багышлыйсым килә. Алар икесе дә Ташлыяр авылында ишле гаиләдә туалар.Кечкенәдән үк эшне, хезмәтне яратып үсәләр. Алар әти-әниләренең зур ярдәмчеләре булалар. Яшьтән үк бергә уйнап үскән егет белән кыз арасында мәхәббәт уты кабынып китә һәм берничә ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр.Аларның бер-бер артлы алты мәхәббәт җимешләре дөньяга килә.

Олы кызлары Алия бүгенге көндә Чаллы педагогия институтының дефектология бүлегенең 1 нче курс студенты. “Алма агачыннан ерак төшми”,- диләр, Алия дә әнисе кебек тырыш, акыллы кыз булып үсә. Әти-әнисе эштә чагында барлык өй мәшәкатьләрен Алия хәстәрли: ул апайларын карау дисеңме, өй җыештыру, өйгә су ташу, хәтта апайларына өй эшләрен эшләтү һәм ашарларына пешереп ашату да аның җилкәсенә төшә.Алия барлык кушылган эшләрне намус белән башкара. 2000 елда уллары Азамат туа. Гафуровлар гаиләсе тагын да түгәрәкләнеп китә. Азамат та, апасы сыман, эш сөючән булып үсә. Абзардагы малларны карау, аларга су эчертү, җәй көннәрендә әтисе белән печән чабулар да, малайның яңа гына ныгып килгән беләкләренә көч кертә.Азамат әтисенең уң кулы, ул бүгенге көндә Мөслим районы Михайловка урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. 2003 елда икенче кызлары Айзилә туа.Айзилә дә апасы һәм абыйсыннан калышмый, барлык кушылган эшләрне дә җиренә җиткереп эшли. Айзилә мәктәптә дә гел яхшы укый, бик тырыш бала. Кызчык җыр-биюгә зур өстенлек бирә. Мәктәптә уздырылган кичәләрдә ул һәрдаим катнаша. Айзилә Михайловка урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында белем ала. Айзиләгә 2 яшь тулып киткәч, Илмира апа 2005 елда тупырдап торган малай алып кайта. Аңа Ирек дип исем кушалар. Гаилә бала-чага шау-шуы белән әвәрә килә. Тере һәм шук малай үсеп җиткәч, абыйсына йорт мәшәкатьләрендә олы булышчы була. Алар абыйсы белән бергәләп печәнгә йөриләр, хәтта атка атланып, җәйге ял вакытларында, авыл көтүен дә көтәләр. Бүгенге көндә Ирек Ташлыяр башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныфында укый.2007 елда абый-апаларына кечкенә генә, курчак сыман сеңелкәш алып кайталар. Кызчыкка Инзилә дип исем кушалар. Инзиләне дә абый-апалары эш сөярлек итеп үстерәләр. Инзилә күбрәк кул эшләренә өстенлек бирә. Үзе матур итеп әйберләр чигә, зәвыклы итеп кәгазьләрдән чәчкәләр, аккошлар ясап, өйләрен тагын да ямьләндереп җибәрә. Инзилә Ташлыяр башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфында белем ала.Инде малайларга тагын бер энекәш булсын дип, Гафуровлар 2009 елда Илгиз исемле баһадирдай малай алып кайталар. Әле кечкенә генә булса да, абыйларыннан бердә калышмый: ат белән бергәләп суын да ташыйлар, печәнен дә чабалар. Илгиз Ташлыяр авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасына йөри.

Авылда алар- тәртипле, уңган, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Аларда берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Гафуровларның балалары эшкә өйрәнеп үсәләр. Ә эшкә өйрәтергә кирәк! Эш белгән бала бәхетле бала ул. “Синең ничек итеп тормыш алып баруыңны күреп үссеннәр, юрганга карап аяк сузарга өйрәнсеннәр, эшне, хезмәтне яратып үссеннәр. Төрле гамәлләрне бездән күреп үсәләр, без аларны ничек хөрмәтләсәк, тәрбияләсәк, алар да безне шулай хөрмәтләр һәм тәрбияләр”,- ди гаилә башлыгы Азат абый.Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр.

Кызлар өй эшләрен әниләре, малайлар әтиләре белән эшләргә яраталар. Буш вакытларында кроссвордлар, сканвордлар чишәләр, телевизордагы телетапшырулар һәм нәфис фильмнарны бергәләп карыйлар, хәтта театр, концертларга да бергәләп йөриләр.Кунакка килгән дусларын, туган-тумачаларын да һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. “Аллага шөкер, балалардан уңдык. Шушы сабыйлар белән уйнап-көлеп яшәү җан рәхәте бит. Балалар әти-әнинең бер-берсенә, олыларга мөнәсәбәтен һәрвакыт тоеп яшәргә тиеш”,-ди Илмира апа.

Элек-электән үк борынгы әби-бабайларыбыз балаларны хезмәт, җыр, бию, кул әшләре, спорт аша тәрбияләгәннәр. Шуңа күрәдер, Гафуровлар да хезмәт сөючән, җыр-биюгә, моңга бай гаилә. Илмира апа үзе дә бик актив кеше. Ул авылда һәм районда уздырылган спорт ярышларында һәм үзешчән сәнгать концертларында бик теләп катнаша. Аның төп рольләрне уйнаган спектакльләре барлык тамашачыларны да дулкынландыра,андагы осталыкны театр артистларының осталыгы белән тиңләргә була.Азат абый да Илмира ападан калышмый, ул- авылыбызның балта остасы. Аның матур итеп ясаган тәрәзә рамнары да, үз кулы белән салып чыккан йортлары да моның төп дәлиле булып тора.

Мөслим районы Тойгелде махсус коррекция интернат мәктәбе укытучысы Сәйфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы.

Источник

Нужно написать сочинение на татарском языке нэрсэ ул бэхет! пж

Тормышта бердәнбер бәхет – ул һәрвакыт алга омтылыш Э. Золя

Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры килерлек итеп җавап табарга мөмкин дә түгелдер дип, уйлыйм мин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кайберәүләр бәхетне материаль тышлыкта күрәләр, кем өчендер – кешенең ниндидер бер эчке халәте, ә кайберәүләр бәхетне янындагы үзеннән башка берәүдә күрәләр.

Мин дә бу сорау турында еш уйлыйм. Мин – татар авылында укытучылар гаиләсендә үскән гади авыл кызы, мин – балаларым өчен әни, ирем өчен тормыш иптәше, укучыларым каршында – һәр сорауга җавап бирергә тиешле укытучы.

Мин – табигать баласы. Шуңадыр табигать кочагында йөрергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын яратам. Җырларда җырланганча “үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да”. Мин туган ягымның, туган илемнең балачагымдагы төсле матур, тыныч, имин һәм бәхетле булуын телим. Моның өчен дәрес вакытында укучыларымда туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышам.

Мин – әни. Янымда ике улым һәм тормыш иптәшем булу минем өчен зур бәхет. Ләкин бәхет күбәләк кебек. Аның артыннан кусаң,ул синнән кача, игътибарыңны башкага юнәлтсәң иңнәреңә килеп куна. Димәк, гел бер нәрсә – бердәнбер бәхетең турында уйланып утырырга ярамый. Шул ук вакытта берни эшләмәү дә дөрес түгел. Бәхет артыннан куарга түгел, алга омтылырга-тулы тормыш белән яшәргә кирәк. Шул вакытта бәхет “күбәләге” гел яныңда булыр дип уйлыйм мин. Ике улымны җәмгыятькә файдалы, тормыш алып барырга сәләтле акыллы, тәртипле татар егетләре итеп тәрбияләү минем изге бурычым. Моның өчен һәрвакыт алга барырга, киләчәк турында уйларга кирәк. Бу омтылыш үзе бәхет.

Мин – укытучы, үз эшемне яратам. Яраткан һөнәрем белән шөгыльләнергә яратам. Укытучы һөнәре минем өчен нәрсә соң?

– үз-үземне танып белү;

– үземнең кирәк икәнлегемне аңлатучы һәм эшемнән канәгатьләнү ала торган шөгыль;

– миңа тормышта көч һәм алга этәргеч биреп торучы һөнәр;

– һәрвакыт яраткан кадерле кешеләрем янында булырга мөмкинлек бирүче һөнәр;

– үземдә кимчелек дип санаган сыйфатларны юкка чыгарырга яки киметергә мөмкинлек бирүче һөнәр.

Мин укучыларымны яхшылыкка, бер-берсен хөрмәт итәргә, намуслы, гадел булырга өйрәтәм. Балаларны яратам, аларда шәхес күрергә тырышам.

Балалар күңеле безгә тапшырылган бит. Нәкъ менә укытучы балаларга чиксез олы дөньяда үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш. Сабыйларның барысы да башлана гына бит әле! Шуңа күрә минем кредом: зыян китермә!

“Яраткан кешеләрдән генә үрнәк алалар. Уңышка ирешкәннәрне генә яраталар” дигән әйтем бар. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Сине яратканнарын белү нинди бәхет. Ә менә уңышка ирешү өчен һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә, укырга – алга омтылырга кирәк. «Кешегә сабый чагыннан ук һәм һәрвакыт укырга кирәк. Барлык күренекле галимнәр башкаларны өйрәтү белән генә чикләнмәгәннәр, үзләре дә гомерләренең ахырына кадәр укыганнар. Укудан туктасаң, башкаларны укыта алмаячаксың,» – дип әйткән Д. С. Лихачев.

Сезнең игътибарыгызга сөйләшү тәкъдим итәм.

Бервакыт укучы укытучыдан сораган:

– Укытучым, яшәешнең мәгънәсе нидән гыйбәрәт?

– Кемнең яшәеше? – дип шаккаткан укытучы.

Укытучы азрак уйланып торгач болай дигән:

– Әйдәгез, бергәләп җавап эзлибез.

– Бәлки, яшәешнең мәгънәсе мәхәббәттәдер? – ди беренче укучы.

– Начар түгел. Әмма тормышыңның ахырында минем тормышым зая узмады дип әйтергә бу җитәрме?

Шул вакыт икенче укучы:

– Минемчә, яшәешнең асылы – үзеңнән соң гасырларга җитәрлек мирас калдыру.

Источник

Статья на тему «Гаилэ бэхете»

Гаилэ бэхете- балада…

1.Исэнмесез диеп Суз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исэнмесез диеп Суз башласам,

Бэхетем арта, кунел шатлана.

2.Яшэгез сез гел муллыкта.

Гел тыныч булсын галэм.

1.Гаилэ ул- тормышнын нигезе.Эти-эни анын тоткасы булса, балалар гаилэнен козгесе.Эгэр тотка купмасын, ватылмасындисэн, Бер-беренне анлап, хормэт итеп яшэргэ кирэк.

2.Гаилэ ул- жылы учак.Гаилэ никадэр нык булса, аннан килгэн жылылык шулкадэр кочле булла.

1 бала. Шатлыклар кунелебездэ,

Рэхэтлэнеп бэйрэм итик-

Гаилэ бэйрэме бездэ.

2 бала. Бу кичэбез горлэп утсен,

Истэ калсын гомергэ.

Бэйрэмнэрсез яшэп булмый

Жирнен якты йозендэ…

3 бала. Бэйрэмсез бик кунелсез бит

Кунелсездер сезгэ дэ.

Бэйрэмнэр кирэк безгэ дэ

Бэйрэмнэр кирэк сезгэ дэ,

Кирэк хэммэбезгэ дэ.

4 бала. Бэйрэмнэр кирэк этигэ!

Бэйрэмнэр кирэк энигэ!

Э шулай да, э шулай да

Ин шэп бэйрэм- балачак!

Гаилэ ул- бик олы Суз.Эти-эни, эби-бабай- гаилэнен ин хормэтле кешелэре. Чонки алар хэрвакыт безнен турында уйлап, борчылып яшилэр.

Тату гаилэдэ хэр Кеше Бер-берсен ихтирам итэ, кайгырта. Шуна курэ андый гаилэдэ яшэве дэ кунелле.

5.Иртэн жилэк ал була,

Кызара танга кадэр,

Кичен су сипсэн эгэр

6Тэмнэре телдэ генэ…

Су якын кулдэ генэ,

Шаян сузлэр сойлэшеп,

7.Мичкэ белэн –этисе,

Э Голназ йори гелэн

Нэни чилэклэр белэн.

8.Эй сибэлэр, сибэлэр,-

Тутэллэр тиз кибэлэр!

… Кумэк эшлэу кунелле,

Эллэ шулай тугелме?

1 нче алып баручы.Эйе, бергэлэп, кумэклэшеп эшлэу хэрвакыт кунелле булла. Кургэнебезчэ, бу гаилэ кичлэрен бакчада уткэрэ, тэмле жилэклэр устерэ.

Зирек тобен селкетер,

Солтан бикэ чакырыр

(Бишектэге бала жырлавы)

Жырлап бара, жылап кайта.

(Чилэк белэн су алып кайту)

Киттем дип китэ, Кире килэ

Бик каты икэн борнысы.

Жир астында жиз казык

Э хэзер мэкальлэрне дэвам итэбез.

Ана кунеле балада- (бала кунеле далада)

Ана балага авызыннан-(озеп каптырыр)

Баланын телен анасы белер.

Алтмышка житсэ дэ бала-(анна очен хэрчак бала)

Аталар сузе- (акылнын узе)

Эткэй шикэр, энкэй( бал)

Ата-ананы тынлаган –адэм булган, тынламаган-(эрэм булган)

Э хэзер балалар турында мэкальлэр.

Ана соте белэн кермэгэн-( тана соте белэн кермэс)

Бишектэге бишкэ торлэнер

Улы барнын кулы бар

Улнын ояты атага-(кызнын ояты анага)

1 нче алып баручы.Хэр ата-ана уз баласы турында минем балам игелекле, шэфкатьле булыр, таянычым булыр дип ометлэнэ.Шуна курэ аларны ягымлы сузлэр эйтеп куандырыгыз

(«ягымлы сузлэр» уены)

1 нче алып баручы. Жир йозендэ ин гузэл, ин олы Суз, ин матур Суз- эни! Эни дип безнен телебез ачылган.Ин тэуге адымнарыбызны да эни ярдэмендэ атлап киткэнбез.

2 нче алып баручы. Сина ничэ генэ яшь булмасын- биш яшьме, эллэ иллеме, хэрвакыт эни, анын назлы карашы, кайгыртуы кирэк.Эниенне яратуын никадэр зур булса, яшэвен шулкадэр якты, шатлыклы булыр.

9.Доньяда ин унган эни-

Доньяда ин матур эни-

10.Рэхмэт яусын безнен энилэргэ,

Аларгадвр ботен авырлык.

Энилэргэ якты йолдызлардан,

Йэ кояштан хэйкэл салырлык.

Жыр.(Кайтабыз да китэбез шул)

1 нче алып баручы. Эйе, эни- хэркемгэ якын, изге, газиз Кеше.Энилэрнен ягымлы, йомшак сузлэре балага Гомер буена юлдаш була.Энилэр хэрвакыт сезнен янда- авырганда да, борчылганда да, шатланганда да.

Э хэзер «Уйлап тап уены » Энилэр бирелгэн жомлэлэрнен мэгънэсе буенча сузнен ни турында булуын эйтергэ тиешлэр.

-Ул барлык кешедэ дэ бар.

-Бер караудан туа, озак еллар яши.

-Ул шатландыра да, коендерэ дэ, елата да, соендерэ дэ.

-Аннан башка яшэп булмый олыгайган коннэрдэ дэ.

-Венера Ганиева да шулай дип жырлый.( Жавап: ярату, мэхэббэт)

-Ул бик кирэкле эйбер.

-Ике колагы, бер борыны бар

-Аны бигрэк тэ эбилэр, бабайлар ярата.

-Ана кумер салалар яки электрга тоташтыралар.

-ул- остэлнен бизэге.( Жавап: самавыр).

-Аны барлык кеше ярата

-Ул бер дэ искерми, гел янара.

-Ул елата да, монландыра да, кунелне дэ кутэрэ.

-Арган чакта ял иттерэ

-Нэни балаларны йоклатканда кирэк

Менэ нинди зирэк, тапкыр безнен энилэр. Алар безнен горурлыгыбыз.

2 нче алып баручы.Этилэр дэ энилэр кебек ук балаларын ихлас кунелдэн яраталар. Вакытлары булганда алар хэрчак балалары янында.Кулларына алып иркэлэучелэр дэ, торле шаян сузлэр эйтеп уйнатучылар да этилэр

Жыр «Минем этием гармунчы»

11.Эти-эни! Сездэн башка тагын

Кем бар шундый бала бэгырьле!

Кояш жиргэ берэу булган тосле

Сез дэ безгэ шундый кадерле.

Э хэзер хормэтле эти-энилэр, балаларыгызнын сезгэ булган рэхмэт хислэрен жыр Аша кабул итеп алыгыз.

Гаилэнен ныклыгы, татулыгы бик куп нэрсэлэргэ бэйле.Хэзер мин сезгэ шуларнын берсе турында табышмак эйтэм, э сез жавабын уйлагыз.

Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакыт ул корыч кебек каты.

Кайчагында баллы, татлы,

Э кайчакта эремнэн дэ эче.(Т е л)

2 нче алып баручы. Йомшак, тэмле телле булганны хэркем ярата.Бер-беребезгэ хэрчак ачык йозле, тэмле телле булыйк. Авыр сузлэр эйтеп, хэтерлэребезне калдырмыйк. Бер-беребезгэ ягымлы булып, матур сузлэр генэ эйтешеп яшик.Балаларыбыз тигез гаилэдэ, сэламэт булып уссеннэр

12. Жир йозенен ботен матурлыгын

Килэ сезгэ булэк итэсе

Доньядагы матур сузлэрнен дэ

Ин жылысын сезгэ эйтэсе.

13.Зур бэхетлэр юлдаш булсын сезгэ,

Конегезне шатлык бизэсен.

Сэламэтлек ярты бэхет, дилэр

Шушы бэхет читлэп утмэсен

14.Сезгэ булган безнен хормэтебез

Урын алсын йорэк турендэ.

Зур бэхетлэр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгэ гомергэ

15.Имин булып атсын тан кояшы,

Йозегезгэ нурлар сибелсен.

Хэр Яна тан сезгэ бетмэс шатлык

Хэм гомерлек бэхет китерсен.

Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение. placeholder. Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение фото. Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение-placeholder. картинка Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение. картинка placeholder. Күркәм гаилә. Күпме мәгънә һәм күпме җылы хисләр салынган бу сүзгә.Гаилә- ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение. placeholder. Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение фото. Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение-placeholder. картинка Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение. картинка placeholder. Күркәм гаилә. Күпме мәгънә һәм күпме җылы хисләр салынган бу сүзгә.Гаилә- ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение. placeholder. Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение фото. Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение-placeholder. картинка Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение. картинка placeholder. Күркәм гаилә. Күпме мәгънә һәм күпме җылы хисләр салынган бу сүзгә.Гаилә- ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение. a loader. Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение фото. Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение-a loader. картинка Нэрсэ сон ул гаилэ сочинение. картинка a loader. Күркәм гаилә. Күпме мәгънә һәм күпме җылы хисләр салынган бу сүзгә.Гаилә- ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Номер материала: ДБ-732005

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Гаиләм – җылы учагым. Сочинение.

Гаилә дигәч, әти-әнием һәм туганарым искә төшә. Әнием, әтием! Нинди җылы сүзләр.

Просмотр содержимого документа
«Гаиләм – җылы учагым. Сочинение.»

Гаиләм – җылы учагым.

Ачы җилдән, бураннардан

Әтиемә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара алтын куллы әтием. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Төрле темаларга фикер алыша, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.

Өйдә вакытта без аның белән бергә йөрибез, эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне бергәләп су керәбез, кышын чаңгы шуабыз.

Йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштыра әтиебез. Кечкенәдән хезмәт кадерен белеп үсәргә, эшсөяр булырга өйрәтә.

Ул уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән кебек сыйфатларга ия гаилә башлыгы.

Әнием дә бик сабыр, уңган, ярдәмчел. Кулларыннан гөлләр тама, дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул бар эшкә дә өлгерә, җитешә, оста. Аның назлы карашы, ягымлы елмаюы күңелләребезне эретә. Телеңне йотарлык аш-сулар әзерләве, күз явын алырлык бәйләнгән кул эшләре белән һәрвакыт сөендереп тора ул безне. Ул яхшы белән яманны да аерырга өйрәтә. Акыллы киңәшләрен дә бирә.

Магазинда сатучы булып эшләүче әниебез кеше белән тиз аралашучан, уртак тел таба. Үз һөнәрен яхшы башкаруы нәтиҗәсендә, сәүдә ноктасыннан халык өзелми, сатып алучылар һәрчак канәгать булып, бары рәхмәт, мактау сүзләре генә юллана аның адресына карата.

Әтием үтә дә җаваплы, кирәкле һөнәр иясе. Ул – янгын сүндерүче. Аннан һәрвакыт уяу, сизгер, җитез булу таләп ителә. Шуңа күрә ул кеше гомерләрен саклап калу өчен утка керергә дә әзер булып тора.

Өстәвенә, кадерлеләрем умарта тоталар. Балның никадәр файдалы һәм шифалы булуы һәркемгә мәгълүм. Ә аны тәрбияләү өчен күпме тырышлык, көч, түземлек кирәк.

Бар яклап уңган, булдыклы, үрнәкле газиз кешеләремне бик яратам, хөрмәт итәм.

Без дә алар үрнәгендә үсеп, укуларыбызны уңышлы тәмамлап, теләгән һөнәр сайлап, бу тормышта үз юлыбызны табарбыз, дип ышанам.

Әни-әтием – безнең өчен олы терәк, зур таяныч. Без алар белән горурланабыз.

Картәтиемнең дә олы ярдәмчесе мин, дип мактанырга ашыгам. Аның белән йорт алдындагы эшләрдә кул арасына керергә өлгерәм. Ул малларның телен белеп сөйләшә диярсең, һәрберсенә исем кушып, алар белән аралашып, һәрчак аларны тыңлата белә.

Якынннарымның капкасын ачып керүгә үк гаҗәпкә каласың, һәр нәрсә үз урынында, җыештырылган ихата, бакча алдында аллы – гөлле чәчкәләр үсеп утыра. Кай арада шулай тәртипкә китереп җитешә ала икән бу йорт хуҗалары?! Ә йорт эченә керсәң, тагы да ямьлерәк күренеш карашны үзенә җәлеп итә. Картәнием пөхтә итеп бүлмәләрне җыештырып куя, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә, алар тәрәзә төпләрен бизи.

Алардан кунак та өзелми ул. Авылдашлары, туганнары белән аралашып, дус яшиләр. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән аралашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә, күрәсең.

Картәнием бәйләм эшләренә дә бик оста. Безгә, оныкларына, биялиләр, оекбашлар бәйләп бирә. Кыш көннәрендә зур рәхмәтләр әйтеп, ул бәйләгән киемнәрне киеп йөрибез.

Картәтием – минем якын сердәшем. Кирәк вакытта гел аннан киңәш сорыйм. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Акыллы, сабыр, шул ук вакытта таләпчән, гадел дә ул.

Кадерлеләремнең уңганлыгына, тырышлыгына сокланып туя алмыйм, алардан үрнәк алып яшим.

Туганнарымның һәрвакыт шулай матур, сәламәт булуларын телим. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта, гаилә учагының җылысын тоеп, бәхетле яшәргә язсын.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *